Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һәр төбәктә татарның энҗеләре ята"


Дамир Гарифуллин
Дамир Гарифуллин

Дамир Гарифуллин үзе туып-үскән якның һәм Кама аръягы төбәкләренең тарихы, борынгы язмалар белән күптәннән тирәнтен кызыксына. Аерым шәхесләрнең, авыллар шәҗәрәсен төзи, ана телен өйрәтү чикләнгәнгә борчыла.

Сарман якларында туып татар дөньясында үзләрен сәнгать, иҗат һәм мәдәният өлкәсендә таныткан кешеләр байтак. Язучы, тарихчы Дамир Гарифуллин шундый шәхесләрне барлап, алар турында мәгьлүматлар туплап чыгаручы да. Акмулла, Гали Чокрыйның да Кама аръягы белән булган багланышларын барлый ул. Без Дамир әфәнде белән әңгәмәбезне бүгенге Сармандагы татар мохите, татар тормышыннан башладык.

– Сарман – сандугачлы җир. Аның туграсында да сандугач тора. Бу кош – җыр дигән мәгънәгә дә ия. Шуңа безнең яктан чыккан җырчыларның күп булуына гаҗәпләнәсе юктыр. Монда өй саен капчык-капчык җыр ята. Гади генә җырлар, моңнар, ләкин алар татар рухын саклый.

– Дамир әфәнде, сез бу төбәктә борынгы язмалар, шәҗәрәләр эзләүче,табучы һәм төзүче буларак та билгеле шәхес.

– Әйе, мин эзләнәм, шәҗәрәләр дә ясыйм. Бу эш 7-8 буынны берьюлы фотога төшерү кебек бит ул. Шәҗәрә кешеләрнең туганлык җепләрен дә арттыра. Бу сүз гарәпчәдән агач дигәнне аңлата һәм мин шәҗәрәне агач рәвешендә ясыйм да. 1917 елдан соң бу агачларны кисеп бетерделәр. Хәзер без аларны торгызабыз.

Дамир Гарифуллин китаплары
Дамир Гарифуллин китаплары
Шагыйрь Мәүлә Колыйны алыйк. Ул Петр I чорларында фикердәшләре белән Биләр якларына барып төпләнә. Шушы ук чорларда аларны биредән куалар һәм алар Зәй, Шушма елгалары буйларына урнаша. Шуларның нәселеннән гыйлемле кешеләр тарала. Мәүлә Колый үзе дә хәзерге Сарман районына караган Шыгай авылында мәдрәсә тоткан. Аның биредә күчереп язган китаплары Казанда, милли китапханәдә саклана. Бу якларда “Галия”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләре белән көндәшлек итәрдәй мәдрәсәләр күп булган.

Риза Фәхретдиннең әнисенең тамырлары да Шыгай авылына барып тоташа. Мәшһүр Габдрахман хәзрәтнең дә тормышы Тайсуган авылы белән бәйле.

Һәр төбәктә татарның энҗеләре ята. Алар тирәндә, ләкин ул энҗеләрне табарга кирәк. Заманында 1800 елларга кадәр чыккан китапларны, кулъязмаларны мәдрәсәләрдән алдырырга, яндырырга дигән фәрманнар да чыккан. Ләкин шул китапларның бик азы гына булса да сакланып та калган. Аларның читендә авыл тарихлары, күренекле шәхесләрнең акыллы сүзләре дә язылган. Иске китапларның берсендә мин “Эзләнгән эзгә төшәр” дигән мәгънәле сүзләр укыдым. Без – нурлы халык, бу нурны галәмнән дә күреп булыр, мөгаен.

– Дамир әфәнде, сез мәдрәсәләр, бөек шәхесләр, милли рух турында фикерләр әйттегез. Шушы милли рух тарафларына Мәскәү ягыннан басымның артуы күзәтелә. Бу хакта уйланганыгыз бармы?

– Бу турыда миңа караганда гади халык күбрәк уйлана. Халык Мәскәүне яратмый диләр. Халык күңелендәгесен бастырып торгач, ул Мәскәүне ник яратсыннар? Халык күңелендә булган азатлык омтылышын кисеп, ана телендә белем алу дәртен чикләп торганга, кеше Мәскәүне яратмый. Мөселманча тормыш алып баруга каршы куелган киртәләрне дә халык өнәми. Халык үз дигәнчә яшәсә, дуслык дигәннәре дә артыр иде. Ләкин дуслык юлында салам булса да кыстырып китүне хуп күрәләр.

Мәскәүдән килгән сәясәтне халык җаны, күңеле белән сизә, тоя һәм аның рәтле түгел икәнен аңлый. Бу уңайдан борчылу ил белән. Урыннарда бит татар баласының татарча укытылырга тиешлеген беләләр. Әйе, урыс теле болай да әйбәт өйрәтелә. Ә татар теле һаман да өйрәнүгә мохтаҗ килеш ята бирә. “Бөек” ил үз халыкларын боек итте, шуңа кешеләрнең күңеле китек, аның ризасызлыгы бар. Кеше бу ризасызлыкны кычкырып әйтми, алып барылган сәясәтне вакытлыча хатадыр дип ниндидер өметтә яши. Инде 80-100 еллардан соң да вазгыять үзгәрмәгәч, бу эшнең хата гына булмыйча, дәүләт сәясәте икәнен халык аңлый һәм аның борчылуы да арта. Минем кебек эзләнүчеләр моны ачык күрә.

Дамир Гарифуллин 1939 елда Сарман районының Яхшыбай авылында туган. 1960нчы елларда ул балалар шагыйре буларак таныла. Хәзер инде ул язучы, тарихчы, журналист һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәрен йөртә.
XS
SM
MD
LG