Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны урамда сәүдә итүчеләрдән “чистарталар”


Казанда Универсиада алдыннан урамда сатучыларны үз урыннарыннан куа башладылар. “Комсомольская правда” язуынча, хокук саклау оешмалары, Роспотребнадзор вәкилләре рөхсәтсез сәүдәгә каршы тикшерүләр уздырачак.
Казан полициясе аларны тоткарлауларны даими алып бара. Соңгы айда гына да 39 протокол язганнар.

“Хәзер безнең мәхкәмә аркылы товарны алып, аннары аны юк итәргә бөтен мөмкинлегебез бар”, дип белдерде Русиянең Казандагы эчке эшләр идарәсе башлыгы Валерий Красильников.

Алар аеруча да рөхсәтсез сатучыларның ял һәм бәйрәм көннәрендә Казанның Бауман урамында күп булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG