Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Фазылга ярдәм концерты үтте

Татар эстрадасының бер төркем яшь, популяр җырчылары, “Татар радиосы” алып баручылары катнашында яман шеш белән авырган Фазыл Фәрдиевка ярдәм йөзеннән 19 ноябрьдә “Уникс” залында “Бергә булышыйк!” дип аталган тамаша узды. Зал тулы булмаса да, тамашачы ике сәгаттән артык дәвам иткән бию, җыр һәм шаян номерлар булган концерт карады. Бу чараны оештыручылар, Фазылның дуслары, бигрәк тә яшь җырчы Вероника Кузнецова үзеннән зур өлеш керткән. "Уникс" залы да әлеге чара өчен бушка бирелгән. Хәйрия тамашасыннан кергән акча Фазылны дәвалау өчен тотылачак, диде оештыручылар. Концертка авыру егетнең әти-әнисе дә килгән иде. [Рөстәм Исхакый фотолары]

дәвам

XS
SM
MD
LG