Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай дөньядагы иң биек бинаны 90 көндә төземәкче


Sky Cityның компьютерда ясалган моделе
Sky Cityның компьютерда ясалган моделе

Яңа технологияләр киләчәк шәһәренең беренче үрнәге дип фаразланган бинаны тиз һәм арзанга төзү мөмкинлеге бирәчәк.

Sky City (Күк шәһәре) дип аталучы, 838 метр биеклектәге йорт дөньядагы иң биек бина булачак. Әмма иң шаккатырганы аның биеклегеннән бигрәк төзелеш тизлеге булыр дип көтелә.

Инженерлар Кытайның Һунан виләятендә Сянцзян елгасы буенда калкып чыгып күкне тырмаячак 220 катлы бинаны өч ай эчендә төзеп бетерергә вәгъдә итә. Бинага нигез салу Кытай хакимияте фатиха бирү белән бу ай ахырында башланырга тиеш.

BSB (BROAD Sustainable Building) төзелеш ширкәте белдерүенчә, бинаны шулай тиз арада өлгертү өчен көн саен биш катын күтәрергә туры киләчәк. Бинаны алдан әзерләнгән кисәкләрдән җыю төзелешне шулай тиз алып бару мөмкинлеге бирәчәк.

Узган елның декабрендә шул ук виләяттә шул ук ширкәт шул ук ысул белән 30 катлы бинаны 15 көндә өлгерткән иде.



Sky Cityны проектлауга хәзерге иң биек бина - Гарәп әмирлекләрендәге Burj Khalifaны (830 метр) проектлауда катнашкан кайбер архитекторлар һәм инженерлар да өлеш керткән.

Әмма Burj Khalifa төзелеше миллиард ярым долларга чыккан булса, Cky City 628 миллион долларга төзелер дип көтелә.

Sky Cityның компьютерда ясалган моделе
Sky Cityның компьютерда ясалган моделе
Laing O'Rouke халыкара инженерия ширкәте җитәкчеләренең берсе Дэвид Скотт Азатлык радиосына төзелешнең арзангарак чыгуын бинаның алдан әзерләнгән кисәкләрдән җыелуы белән аңлатты. "Мондый ысул белән төзелеш тиз бара һәм аның аерым кисәкләрен әзерләү арзангарак чыга. Бәянең арзанлыгына ике юл белән ирешелә. Берсе - аның тиз төзелүе. Әгәр син аны 10 елда түгел, ә бер елдан азрак вакыт эчендә төзисең икән, Burj Khalifa төзелешендәге кадәр зур инвестиция кирәк түгел. Төзелеш кисәкләре җитештерү урынында алдан әзерләнгән булу сәбәпле төзелештә эш тә бик күпкә азрак булып чыга, һава торышы начар булу сәбәпле төзелешне туктатып торулар, бетон кудырып төзелә торган төзелешләрдәге башка тоткарлыклар да булмый", ди Скотт.

220 катлы бинаны төзергә 220 мең тонна корыч кирәк булачак. Төзелеш ширкәте Кытайда төзеләчәк вертикаль шәһәр тугыз дәрәҗәле җир тетрәүдә дә җимерелмәячәк дип ышандыра.

31400 кешегә исәпләнгән вертикаль шәһәрнең 83 процент мәйданы торак фатирларына бүленәчәк. Калган өлешләрендә офислар, мәктәпләр, кибетләр, хастаханәләр һәм рестораннар урнашачак. Бинада тиз йөрешле 104 лифт та булачак.

Практик яктан уңайлы, чагыштырмача арзан һәм бик аз энергия кулланучы бу бина киләчәк шәһәр тормыш рәвешенең беренче үрнәге булыр дип ниятләнә.

Төзүчеләр әйтүенчә, бу бина энергияне гадәти биналарга караганда биш мәртәбә азрак, электр энергиясен алты мәртәбә азрак кулланачак, ә бинада һава тыштагыга караганда 20 мәртәбә чистарак булачак.

Шулай да Дэвид Скотт корылманың металл өлешләре янгыннан яхшы сакланмаган булуын әйтеп бу төзелеш белән тулысынча килешә алмавын белдерә.
XS
SM
MD
LG