Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (118)


Милләт Мәҗлесе ирешкән уңышта, әлбәттә, Садри Максудинең роле гаять зур.
Милләт Мәҗлесе ирешкән уңышта, әлбәттә, Садри Максудинең роле гаять зур.
Йомгаклау сүзе (II)

Мөселман җәмгыятендә төп роль уйнаган катлам, һичшиксез, дин әһелләре була (биредә аларга Русия хөкүмәте тарафыннан бирелгән рәсми хокукларны да, әлбәттә, онытмаска кирәк). Ислам дине фәкать иман-инану мәсьәләсенә кайтып калмыйча, яшәү рәвешенең нигезен тәшкил итә. Мөфтилек (Русия мөселманнарының рухани идарәсе) гыйбадәттән алып никахка, никахтан алып мираска кадәр һәр эштә диярлек катнаша. Шуңа күрә дә реформа (ислах) хәрәкәтен дә дин әһелләренең башлар җибәрүе мәслихәт була. Тик иске карашлы динчеләр (кадимчеләр) дә тик ятмый. Җәмгыятьне йокыдан уяту эшенә дин әһелләреннән тыш чит илләрдә белем алган журналистлар, мөгаллимнәр, тарихчылар, язучы-шагыйрьләр, драматурглар һәм башкалар зур өлеш кертә. Аңлашыла ки, бөтен зыялылар да халыкны агарту, милли рухны үстерү, сәяси эшчәнлек күрсәтү өчен җан-фәрман тырышмаганнар.

Җәмгыятьне яңартып тәрәкъкый иттерүдә бай сәүдәгәрләр һәм кәсәбәчеләр уйнаган рольне дә һич киметеп булмый. Әгәр алар милли мәдәният, социаль һәм сәяси эшчәнлеккә матди ярдәмнәрен күрсәтмәсә, тәрәкъкыятькә таба узылган юл да кыскарак булыр иде, мөгаен. Гомумән алганда, халыкны милли ихтыяҗларны аңлау дәрәҗәсенә күтәрү өчен, көчләрнең җитәрлек күләмдә түгеллеген танырга тиешбез. Ләкин бу объектив авырлыкларга карамастан, Милләт Мәҗлесе кебек парламентар органның барлыкка килүе зур уңыш дип бәяләнергә хаклы.

Төптән карасак, өч ярым гасыр дәвамында рус хакимиятенең һәртөрле басым һәм изүенә дучар булып яшәгән халыкта хокук таләп итү, "бәйсезлек" төшенчәсен ачыктан-ачык белдерү өчен, психологик әзерлек булырга тиеш түгел иде. Ләкин һичбер нәрсәгә карамастан, Милләт Мәҗлесе башкарган эшне бик мөһим, бик җитди тарихи казаныш дип тәкъдир итәбез. Ягъни җиңелгән һәм буйсындырылган халык 365 ел коллыкта яшәсә дә, төп милли сыйфатлары бозылып ук бетмәгән.

Милләт Мәҗлесенең төзелүе, структурасы һәм башкарган эшләре хәтта бүгенге көндә дә бик күп илләрдә күрелмәгән демократик фәлсәфәсе белән игьтибарны җәлеп итә. Бу парламентны булдыру турындагы карар җәмгыятьнең дини, хәрби һәм граждани катламнары һәм бу катламнарның төрле сәяси караштагы вәкилләре тарафыннан кабул ителгән. Ул совет тарихчылары расларга тырышканча буржуаз (алар аңлаган мәгънәдә) хәрәкәт түгел, бәлки халык хәрәкәте булган. Милләт Мәҗлесе әгъзалары (депутатлары) ике этаплы яшерен тавыш бирү ысулы белән сайланган. Парламентта бер-берсе белән көрәшкән "төркчеләр" һәм "тупракчылар" фракцияләре булган. Бөтен демократик парламентлардагы кебек комиссияләр төзелеп, актив эш алып барганнар. Канун өлгеләре ябык, яшерен утырышларда каралган, кабул ителгән очракта игълан ителгән. Хөкүмәт урынындагы Милли Идарә һәм аның өч нәзарәте гамәли эш башкарганнар. Милләт Мәҗлесе халыкның күпчелегенә таянып эшләгән. Моның шулай икәнлеген халыкның парламентка тапшырган матди ярдәме һәм түләгән салымы исбатлый. Большевиклар Милли Идарә активларын конфискацияләгәч, зур сумма акчага тиенәләр, бу исә халык ярдәменең тагын бер дәлиле.

Милләт Мәҗлесе ирешкән уңышта, әлбәттә, Садри Максудинең роле гаять зур. Чит илдә алган белеме, II һәм III Дәүләт думаларында депутат сыйфатында катнашуы, милли һәм сәяси тормыштагы активлыгы аңа бик күп тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, Максуди ул тәҗрибәне Милләт Мәҗлесендә куллана, аның әгъзаларына демократия принципларын өйрәтә, аңнарына сеңдерә. Табигый, бу эштә аңа "төркчеләр" фракциясеннән тыш Бөньямин Әхтәмов, Галимҗан Баруди, Шәйхулла Алкин, Гаяз Исхакый, Габдулла Баттал һ.б. күренекле милләтпәрвәрләр зур булышлык итә.

Милләт Мәҗлесенең уңышын милли матбугатның да күпчелеге тәэмин итешкән. Бер-ике социалистик рухтагы басмаларадан башка бер газета да Милләт Мәҗлесенең файдасы юк дип язып чыкмаган.

Милләт Мәҗлесе Русиянең демократлашуына зур өметләр баглый, әмма ялгыша. 1917 елның Февраль революциясе бу өметләрне вакытлыча ныгытса да, гасырлар буе авторитар дәүләттә яшәргә күнеккән рус халкының демократияне үз итүе бик икеле була. Русиялеләр царизмнан котыла, ләкин "пролетар диктатурасы" дип аталган бүтән деспотия режимына киң итеп капка ача.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG