Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чернобыль атом электр станциясен каплаучы яңа саркофаг төзү башланды


Чернобыль саркофагы төзелеше
Чернобыль саркофагы төзелеше
1986 елда зур каза булган Чернобыль атом электр станциясен каплаучы яңа саркофагның беренче өлешен төзү башланды. Төзелеш алдыннан берничә мең тонналы корылмада сынаулар үтте.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергоблогында шартлаулар зур җимерелүләргә китерде. Каза нәтиҗәсендә нурланыш Украина, Белорус, Русиягә һәм башка кайбер Европа илләренә таралды.

1986 ел ахырында төзелгән саркофаг акрынлап җимерелә бара. Яңа корылма тирә якны нурланыштан сакларга тиеш.

Яңа саркофагның биеклеге 108 метр, киңлеге 150 һәм озынлыгы 260 метр булачак. Төзелеш 2015 елда тәмамланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG