Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубайда 193 ил вәкилләре интернетны чикләү юллары турында сөйләшәчәк


Дубайда 3-14 декабрь көннәрендә үтәчәк җыенда дәүләтнең интернетны чикләү мөмкинлеге турында сөйләшү булачак. Очрашуны 1947 елдан бирле БМОга кергән Халыкара элемтә берлеге (ITU) оештыра. Аңа кергән 193 ил рәсмиләренең зур өлеше интернетны күзәтү һәм чикләү хокукын әлеге оешмага йөкләргә тәкъдим итә.

АКШ һәм тагын берничә ил моның ачык интернетның бетүенә китерәчәгенә ишарә ясап әлеге гамәлгә ризасызлык белдерә. Хокук яклау оешмалары да интернетны тыю вәкаләтләрен бер генә оешмага бирүгә каршы чыга.

Reuters мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия бу җыенда интернетны чикләү хокукын һәр илгә аерым калдырырга тәкъдим итәчәк. Гарәп илләре интернет кулланучыларның исемнәрен белү хокукын сорый.

Русия, Кытай һәм Иран кебек дистәләгән илдә интернет болай да чикләнгән. Бу хакта халыкара дәрәҗәдә карар кабул ителсә, интернетта мәгълүмат чыгаруга һәм интернет хезмәте күрсәтүче ширкәт-провайдерларга басым тагын та артырга мөмкин.

Русиядә 1 ноябрьдән "балаларны зыянлы мәгълүматтан саклар өчен" төзелгән бердәм реестр эшли. Шул исемлектә булган сәхифәләр мәхкәмә карары булмыйча да ябыла.

Форумда башка мәсьәләләр дә тикшереләчәк.
XS
SM
MD
LG