Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә керде


Миңнеханов Мәрҗәни мәчетендә Корбан гаетендә
Миңнеханов Мәрҗәни мәчетендә Корбан гаетендә

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дөньяда иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә кертелде. Бу исемлектә Русиядән барлыгы дүрт вәкил бар. Абруйлы Foreign Policy журналы исемлекнең объективлыгын шик астына куя.

The Muslim 500 исемлеге башында Согуд Гарәбстаны патшасы Абдалла, Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Иранның рухи җитәкчесе Али Хамәнәи, Мисыр президенты Мөхәммәд Мүрси һәм башкалар бар. Русиядән исемлектә дүрт вәкил – Рөстәм Миңнеханов, Равил Гайнетдин, Рамзан Кадыйров, Ягъфәр Пончаев.

Һәр елны төзелә торган дөньяның иң тәэсирле 500 мөселманы (The world’s top 500 most influential muslims) исемлегенең 2012 елгы версиясе чыкты.

Рейтингка дәүләт лидерлары, сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре керә. Исемлекне Үрдүн патшалыгының стратегик тикшеренүләр ислам мәркәзе һәм АКШтагы Әл-Вәлид шахзадәсе исемендәге мөселман-христиан татулыгы үзәге төзи.

Белгечләр рейтингны булдырганда шәхесләрне мөселман дөньясы үсешенә керткән өлешенә һәм халыкара сәхнәдәге эшчәнлегенә карап бәяли. Иң зур өлеш керткән илле шәхес номерлап беренче иллелеккә кертелгән, калган 450се гомуми тәртиптә урнаштырылган.

Беренче иллелектә Согуд патшасы Абдалла, Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган, “Мөселман кардәшлеге” хәрәкәте җитәкчесе Мөхәммәд Бади, Мәгъриб патшасы Мөхәммәд VI, Иранның рухи җитәкчесе Али Хамәнәи, төрек галиме Фәтхулла Гүлән, Мисыр президенты Мөхәммәд Мүрси, Төркия президенты Абдулла Гүл, галим, шәех Йосыф әл-Кардави, Ислам конференциясе оешмасы башлыгы Әкмәләддин Ихсаноглу, Хәмәс лидеры Халит Машаал, Фәләстин автономиясе президенты Мәхмүд Габбәс һәм башкалар бар.

Исемлектә Русиядән дүрт кеше

Исемлеккә Русиядән дүрт шәхес кергән. Алар башкарган вазифаларына карап 450 кешелек гомуми исемлеккә кертелгән.

Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйров
Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйров
Дәүләт лидерлары һәм сәясәтчеләр төркемендә - Татарстан һәм Чечня президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров. Исемлекне төзүчеләр Миңнехановны болай бәяли: “Миңнеханов җитәкләгән Татарстан республикасы – Русиянең иң зур стратегик әһәмияткә ия булган төбәк. Биредәге дин моделе ислам һәм Европа мәдәнияте комбинациясе үрнәге буларак таныла”.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров исемлектә республиканың элекке җитәкчесе, бәйсезлек өчен көрәш башлыгы, мөфти Әхмәт Кайдыровның улы буларак билгеләнә. “Рамзан Кадыйров Чечняне “тимер йодрык” белән тота”, диелә аның турында.

Русия дин эшлеклеләре арасында Равил Гайнетдин һәм Ягъфәр Пончаев бар.

Равил Гайнетдин белән Владимир Путин
Равил Гайнетдин белән Владимир Путин
“Шәех Равил Гайнетдин - Мәскәүдәге мөселман галиме. Академик эшчәнлегеннән тыш, Русия мөфтиләр шурасы рәисе вазифасын башкара. Русия исламы концепциясен төзүдә төп фигура. Русия Кремле һәм илнең мөселман өммәте арасында төп арадашчы”, дип бәяли Гайнетдинне рейтинг төзүчеләр.

Ягъфәр Пончаев якынча 700 мең мөселман яшәгән Петербур Җәмигь мәчете имам-хатыйбы буларак билгеләнә. Аның мәхәлләсенә татар, рус, казах, үзбәк, таҗик, гарәп милләтеннән мөселманнар килә. Хөтбәләр гарәп, татар, рус телендә башкарыла диелә.

“Хатыннарга машина йөртүне тыючы беренче урында”

АКШның абруйлы Foreign Policy журналы бу исемлек чыкмас борын аны тәнкыйтькә тотты. Басма Әл-Вәлид шахзадәсе үзәгенең бу рейтингны төзегән оешмага хәйрия итеп 20 млн доллар акча бирүен яза. Ә исемлектә беренче урында торган Согүд патшасы Абдалла аның якын туганы диелә.

“Абдалланың казанышлары итеп ришвәтчелеккә каршы көрәшү, дәүләт бюджетын тәртипләү, хатын-кыз хокукларын яклау саналган. Гәрчә бу илдә хатын-кызларга машина йөртү дә тыелган”, дип яза Foreign Policy.

Шулай ук журнал исемлек башындагы шәхесләрнең барысының да Якын Көнчыгыштан булуын объективсызлык дип бәяли. Мөселман булу өчен Якын Көнчыгыштан булырга кирәк микән, дөньядагы барлык мөселманнарның өчтән бер өлеше генә бу төбәктә яши бит, дип яза басма.
XS
SM
MD
LG