Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латин һәм гарәп әлифбасын куллану турындагы канун кичектерелде


Татарстан дәүләт шурасы утырышы (архив фотосы)
Татарстан дәүләт шурасы утырышы (архив фотосы)

29 ноябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында татар теленә мөнәсәбәтле ике канунны карау көн тәртибеннән алынды. Бу кануннар декабрь аенда булачак утырышта каралачак.

Дәүләт шурасы депутатлары 1999 елда кабул ителгән “Латин графикасы нигезендә татар әлифбасын торгызу” канунын көчтән чыгарырга һәм шул ук вакытта латин һәм гарәп әлифбасын да куллану мөмкинлеге бирүче "Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган икенче бер канунны кабул итәргә тиеш иде. Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты әлеге документларны парламентка чыгарырга тәкъдим итте һәм шура президиумы да моны хуплады.

“Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган канунга өстәмәләр һәм кайбер үзгәрешләр тәкъдим ителгәнгә, 29 ноябрьдә үткән утырышта карау кичектерелде. Без аларны декабрь аенда булачак утырышта караячакбыз”, дип белдерде Азатлыкка Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев.

Аның сүзләренчә, канун шурада каралырга берничә көн кала гына Татарстан фәннәр академиясеннән бу документка карата өч битлек тәкъдимнәр килеп төшкән. Алар лингвистикага, гарәп һәм латин хәрефләренең язылышына карый, ди Вәлиев. Шулай ук галимнәр шушы канунда ук латин һәм гарәп әлифбасын да күрсәтергә кирәк дип тә белдергән. Вәлиев сүзләренчә, алдан мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары әлифбалар, әлеге канунга кушымта буларак, хөкүмәтнең махсус карары белән расланыр дип планлаштырган булган.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
Татарстан прокуратурасы да канун өлгесенә карата үз ризасызлыгын белдергән. Өлгедә чит илләрдә яшәүче татарлар, мисал өчен, фин татарлары, берәр оешмага татарча латин әлифбасы белән хат язган очракта аларга шулай ук латинда җавап бирү мөмкинлеге булдыру турында язылган булган. Вәлиев сүзләренчә, прокуратура вәкиле: “Сарманга шундый хат килеп төшсә, җавап яза алырдай кешене каян табалар, әгәр берәү гарәп әлифбасы белән хат язса, хәл тагын да катлауланырга мөмкин бит”, дип бу маддәне бөтенләй төшереп калдырырга кушкан. “Без бу мөмкинлектән баш тартмаячакбыз, канунда ул калачак, әмма без аның эчтәлеген әз генә үзгәртәчәкбез”, диде Вәлиев.

Татарстанда татар телен латин әлифбасына күчерү турында канун 2001 елның сентябрендә көчкә кергән иде. Аңа кадәр хөкүмәттә татар орфографиясенең яңа кагыйдәләре расланды һәм кайбер мәктәпләрдә сынап карау рәвешендә латин әлифбасында укулар да башланды. Бу канун нигезендә ун ел дәвамында республикада ике әлифба да – кирилл да, латин да кулланылышта булырга тиеш иде. 2011 елның көзенә латинга күчүне тулаем төгәлләү планлаштырылды.

Әмма Мәскәү Татарстанның бу теләгенә киртә куйды. 2002 елда Русия думасы “Русия халыклары телләре турында” дигән канунга үзгәрешләр кабул итте. Анда Русия халыкларының дәүләт телләре барсы да кириллда булырга тиеш дип язылды. Татарстан латинга күчүнең мөһимлеген, аның дөньяви багланышлар өчен бик кулай булуын, латин әлифбасының татарга бик якын икәнлеген мәхкәмә аша дәлилләргә тырышып караса да, 2004 елда Русия Конституция мәхкәмәсе республиканың бу адымын “федератив бөтенлекне көчсезләндерергә тырышу” буларак бәяләде. Нәкъ шул ук елны Татарстан югары мәхкәмәсе латин әлифбасы турындагы канун көчендә түгел дигән карар чыгарды. Әнә шулай итеп бу канун һавада эленеп торган кебек калды. Дәүләт шурасы аны көчтән чыгару карары кабул итәргә ашыкмады. Күрәсең, вазгыять үзгәрер, кире латинга кайту мөмкинлеге туар дип уйлаучылар да булгандыр.

Русиядә соңгы елларда миллилеккә һөҗүмнәр көчәйгәннән көчәйде. 309-нчы канун белән мәгарифтәге милли компонент бетерелде, милли телләрнең дәрәҗәсен төшерү өчен Бердәм дәүләт имтиханнары кертелеп, аларны бары тик рус телендә бирү генә рөхсәт ителде, кулайлаштыру (оптимизация) сылтавы белән татар авылларындагы милли мәктәпләр, мәдәният йортлары ябыла башлады һәм бу хәл әле дә дәвам итә. Әлегеләр өстенә Мәскәү милли үзенчәлекләрне, милли республикаларны бетерүне күз алдында тоткан Русиянең милли сәясәт стратегиясен һәм республикалардагы дәүләт телләрен укытуны ата-аналар теләгенә калдыруга юнәлгән мәгариф турында яңа канун әзерләде.

Менә шушы катлаулы вазгыятьтә дә латин һәм гарәп әлифбасын Татарстанда куллану мөмкинлеге булсын өчен "Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган канун әзерләнде. Аны әзерләүчеләрнең берсе Азатлык радиосына без исеменә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы дип яза алмадык, әгәр алай язган булсак, Мәскәү моңа тагын каршы төшәргә мөмкин иде, дип белдерде.

Бу яңа канун кабул ителсә, ул чит илләрдә яшәүче татарлар белән хатлар язышканда, аларның мәдәниятләрен һәм телләрен үстерү өчен ярдәмнәр оештырганда, фәнни хезмәтләр язганда, татарның мәдәни һәм тарихи байлыгын дөнья фәне дөньясына чыгарганда латин һәм гарәп әлифбаларын куллану мөмкинлеге бирәчәк.
XS
SM
MD
LG