Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге тышкы сәясәте башлыгы Үзәк Азиягә сәфәрен тәмамлый


Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон бүген Казакъстанда президент Нурсолтан Назарбаев белән очрашудан соң үзенең Үзәк Азиягә сәфәрен тәмамлады. Астанада журналистларга Эштон президент белән Казакъстан һәм Европа Берлеге арасында сәүдә һәм икътисади мөнәсәбәтләр, Казакъстанның Дөнья сәүдә оешмасына керүе, төбәк иминлеге һәм интеграция турында сөйләшкәнен әйтте.

Сәфәре барышында Эштон төбәктәге дүрт дәүләттә булды. Астанага ул Таҗикстаннан килде. Анда Европаның тышкы сәясәте башлыгы ил җитәкчелеге һәм оппозиция белән очрашты. Чәршәмбе көнне Эштон Үзбәкстанда хөкүмәт җитәкчеләре, шулай ук кеше хокукларын яклаучылар белән очрашты.

Үзәк Азиягә сәфәрен ул сишәмбе көнне Кыргызстаннан башлады. Анда төбәктәге биш илнең тышкы эшләр министрлары очрашуында сүз иминлек һәм ягулык мәсьәләләре турында барды.
XS
SM
MD
LG