Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада милли телләрне яклап урам җыены үтәчәк


“Күк бүре” оешмасы элегрәк оештырган җыеннарның берсе
“Күк бүре” оешмасы элегрәк оештырган җыеннарның берсе

1 декабрь көнне Уфада башкорт һәм татар милли оешмалары вәкилләре дәүләт телләрен укытуны ата-аналар теләгенә генә калдыруга ризасызлык белдереп урам җыены оештыра.

Байтак оешмалар әгъзалары киләчәк бу җыен башкаланың Һөнәр берлекләре оешмасы бинасы каршындагы мәйданда үтәчәк. Шундый ук җыен бу урында элегрәк тә үткән иде. Хәзер аны башкорт милли оешмалары, шул исәптән, “Күк бүре” исемле җәмәгатьчелек оешмасы әзерләгән. Милли телләрне яклау өчен оештырылучы җыенга рәсми хакимиятләр вәкилләре дә чакырулы. Әмма алар, гадәттә, мондый чараларга килергә ашкынып тормый. Бу юлы да аларның килүе икеле дип белдерә милли оешмалар әгъзалары.

Шул ук вакытта урыс телен яклаучылар да үз мөнәсәбәтләрен белдерү өчен төрле чаралар оештыра. Әле Башкортстан руслары соборы вәкилләре, урыс телен яклау максатында булдырылган интернет-берлек әгъзалары белән берлектә башкорт һәм урыс телләрен укытуга үзгәрешләр кертү тәкъдимнәрен әзерли. Алар республикада дәүләт телләрен укытуга бәйле халык арасында сорашып белешү оештырган. Сорауларга җавап биргән кешеләрнең күпчелеге республикада башкорт теле ихтыяри төстә генә укытылырга тиеш дип җавап биргән.

Раил Әсадуллин
Раил Әсадуллин
Хәзер рус телен яклаучылар Башкортстан депутатларына мөрәҗәгать итәргә ниятли. Алар фикеренчә, дәүләт укыту ата-аналар теләгеннән чыгып кына алып барылырга тиеш. Һәм бу хакта мәгателләрен риф канунына үзгәреш кертелергә тиеш. Башкортстанда дәүләт телләре буларак канунда ныгытылган башкорт һәм урыс телләре 2006 елдан мәктәпләрдә мәҗбүри укытыла.

Урыс телен яклаучылар ниятләре хакында үз фикерен Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, андагы мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Раил Әсадуллин да белдерә. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча республиканың Төп канунына үзгәрешләр кертү урынсыз. Раил әфәнде республика руслары соборы вәкилләренең тәкъдимнәре өйрәнелер дип вәгъдә бирә, шул ук вакытта дәүләт телләрен укытуга бәйле мәсьәләләрнең һәр очракта аерым хәл ителә алуын да белдерә ул.

Румил Азнабаев
Румил Азнабаев
Урыслар соборы вәкилләре ниятләренә башкорт милли оешмалары, шул исәптән Бөтендөнья Башкорт корылтае вәкилләре дә ачулы мөнәсәбәтен белдерә. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев сүзләренчә, урыслар соборы вәкилләре Башкортстан Конституциясен укып карамаган ахры.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстанда урыс телен яклаучыларның интернет-берлеге дә бар. Аңа Уфада яшәүче Галина Лучкина җитәкчелек итә. Ул күптән түгел Русия дәүләт думасында дәүләт телләрен укытуга багышланган утырышта да катнашып кайтты.

Фәнил Фәйзуллин
Фәнил Фәйзуллин
Ул утырышта фәкать урыс телен яклаучылар гына катнашкан. Искәрмә рәвешендә башкорт һәм татар телләрен яклаучы бер генә кеше – Уфадан академик Фәнил Фәйзуллин катнашты анда. Академик фикеренчә, башкорт һәм татар телләре мәҗбүри укытылырга тиеш. Шулай гына милли телләрне саклап һәм үстереп була, дип исәпли ул.

1 декабрь көнне Уфада үтәчәк урам җыенына башкорт теле укытучылары да чакырылган. Алар да ана телен укытуга бәйле үзләренең катгый фикерләрен белдерер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG