Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ВИЧ йоктыручылар ишәя


Башкортстанда СПИД чирен йоктыручылар саны арта
Башкортстанда СПИД чирен йоктыручылар саны арта

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре ВИЧ-инфекция һәм СПИД чирен кисәтүгә бәйле киңәшмә үткәрде. Анда замана чире таралуы хакында иң соңгы мәгълүматлар бәян ителде.

Киңәшмә 1 декабрьдә билгеләнүче халыкара СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан үтте. Утырышта СПИД авыруын кисәтү һәм чирлеләрне дәвалау юнәлешендә алып барган эшләр аерым тикшерелде. Киңәшмәдә билгеләнүенчә, Башкортстанда да, бөтен Русиядәге кебек үк, СПИД чирен йоктыручылар саны арта бара. Бүгенге көндә республикада шушы зәхмәтне эләктерүчеләрнең 9784-е рәсми теркәлгән. Ә күпме әле аларның теркәлмәгәннәре.

Белгечләр фикеренчә, әлегә беркайда да исәпкә алынмаган шундый чирлеләр тагын берничә мең кеше булырга мөмкин. Иң аянычлысы шул – былтыр ВИЧ зәхмәтле дистәләрчә анадан балалар туган. Алар хәзер ныклы күзәтү астына алынган. Бые Башкортстанда тагын 600дән артык ВИЧ-позитив кеше ачыкланган. Ноябрь аенда гына да унике кешедә ВИЧ ачыкланган. Иң аянычлысы шул - ике бала да шушы чир белән туган.

“Башкортстанда СПИД чире белән авыручылар саны ел саен 20 процентка арта”, ди СПИД һәм башка йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге вәкилләре. Хәзер ВИЧ зәхмәтен эләктерүчеләр саны аеруча яшьләр арасында ишәя. Иң зур күпчелек бу чирне җенси якынлык кылганда эләктерәләр икән. Чирлеләрнең 65 проценты – ир-атлар. Башкортстанда 100 мең кешенең 166сы СПИД зәхмәтен йөртә. “СПИД чире таралуны Башкортстанда киләчәктә ничек итеп тышауларга дигән сорау көнүзәк булып кала”, - ди утырышта чыгыш ясаучылар.

Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да СПИДка каршы көрәшкә багышланган байтак чаралар оештырыла. Шуңа да карамастан бу зәхмәтнең таралуы кимеми. СПИД һәм башка йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге табиблары әйтүенчә, ВИЧ зәхмәте алдагы елларда тагын да киңрәк колач алырга мөмкин. Шуңа да яшьләр арасында аңлату эшләрен киң җәелдерү зарур.
XS
SM
MD
LG