Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда гейлар өчен мөселман гыйбадәтханәсе ачылды


Парижда гейлар өчен мөселман гыйбадәтханәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

Кечкенә бер бүлмә генә булса да, кайберәүләр аны Европаның гейларга һәм лесбиларга ачык беренче мәчете дип атый.

Җомга, 30 ноябрь көнне Париж читендәге бер бистәдә гейларга ачык мөселман гыйбадәт бүлмәсе эшли башлады.

Әлеге гыйбадәтханәне оештырган, үзе дә дин тотучы гей Людовик-Мөхәммәт Заһид мәчетнең урыны бик уңайлы, ул кеше күзеннән читтә һәм бу тирәдә сәяси чаралар да узмый, ди.

Һәр җомга көнне бу гыйбадәт бүлмәсенең ишекләре гейлар, трансгендерлар һәм транссексуаллар өчен ачык булачак, анда ир-атлар белән бергә хатын-кызлар да утыра алачак.

Бу кечкенә бер бүлмә генә булса да, кайберәүләр аны Европаның гейларга һәм лесбиларга ачык булган беренче мәчете дип атады.

Заһидка бу эштә гей хокуклары өчен көрәшүче, үзе дә һомосексуал булган буддачы монах Федерико Джоко Прокопио ярдәм иткән.

Моңарчы Заһид җомга намазларына башка меңнәрчә мөселман белән бергә Париж Җәмигъ мәчетенә йөргән булган. Бу яңа гыйбадәт бүлмәсе үзләрен мөселман өммәтенең бер читендә итеп хис итүчеләр өчен уңайлырак булачак, ди ул.

Людовик-Мөхәммәт Заһид
Людовик-Мөхәммәт Заһид
“Бу имин урынга барлык мөселманнар һәм башкалар, үзләренең чын рухи кичерешләрен уртаклашырга, Франциядәге барлык мөселманнарның көндәлек тормышына караган бик күп төрле интеллектуаль уйлануларын уртаклашырга теләүчеләр килә ала. Башка шартларда, башка мәчетләрдә сөйләшеп булмый торган нәрсәләр турында монда сөйләшү мөмкин булачак”, ди Заһид.

Ярым француз һәм ярым алжирлы 35 яшьлек Заһид бу урынга килүчеләр башта күп булмаса да, соңрак артачак дип өметләнә. Аның җитәкчелегендәге “Франциянең һомосексуал мөселманнары” исемле оешмада да башта алты гына әгъза булса, хәзер аларның саны 325-кә җиткән.

“Һомосексуаллар, үзләрен хатын-кыз итеп хис итүче ир затлары һәм хатынга әйләнү дәверендәге кешеләр бар. Бу табигатькә каршы гамәл түгел, бу аларның гаебе түгел, Аллаһ аларны шулай яраткан. Аларның кайберләре намазга йөрергә тели, әмма мәчеткә йөрергә кыймый чөнки хатынша булулары сәбәпле аларны бик тиз күреп алалар. Һәм андыйлар бу гыйбадәт бүлмәсе үзләренең кем булулары, каян чыгулары, рухи эзләнүләрнең үзләре өчен кирәк булу-булмавы турында күбрәк сораулар куярга уңайлырак урын дип уйлый ала. Шуңа күрә монда төрле хәлдәге кешеләр тупланыр дип уйлыйм”, ди Заһид.

Заһид гадәти мәчетләрне үзләре өчен бик кулай дип тапмаганнар монда йөри башлар, ди.

“Франциянең һомосексуал мөселманнары” оешмасының өч әгъзасы хәзер бу гыйбадәтханәдә эшләр өчен имамлык эшенә өйрәнә башлаган.

Башка мөселман оешмалары исә бу эшне хупламаган һәм Франциядәге күп кенә имамнар бу проект ислам кануннарына каршы килә дигән фикердә.

Дәлил Бубакир
Дәлил Бубакир
Париж Җәмигъ мәчете имамы Дәлил Бубакир: “Бу мөселман җәмәгатьчелегенә хас булмаган нәрсә. Заһид мөселман җәмгыяте әгъзасы булмаячак, аның мәчетенә башка мөселманнар йөрмәячәк яки анда намаз укымаячак, чөнки ул диннең төп нигезләренә каршы килә торган нәрсәләргә нигезләнә”, ди.

Заһидны исә мөселман җәмәгатьчелегенең мондый кискен хөкем итүе бик каты борчымый.

Мондый гыйбадәтханә ачылу Франциядә бер җенесле гаиләләрне һәм аларга балалар тәрбияләүне рөхсәт итү турында бәхәсләр кызган чорга туры килде. Бу гыйбадәтханәнең әлеге илкүләм бәхәскә бер катнашы да юк, ди Заһид.

Мондый мәчетләр моңарчы Көньяк Африка Республикасында, Кушма Штатларда һәм Канадада ачылган иде. Әмма Европада андый гыйбадәтханәнең булганы әле юк. АКШта 2007 елда төзелгән “Мөселманнар прогрессив кыйммәтләр өчен” исемле оешма вәкилләре Төньяк Америкада алтылап шундый гыйбадәтханә булуын белдерә.

Меңьярымлап әгъзасы булган бу оешма шулай ук “альтернатив ислам”ны да гамәлгә кертеп җибәрергә тели.

Заһид әлеге гыйбадәтханә проекты турында хәбәрләр таралуга төрле янаулар булуын көтсә дә, шул кадәр күп теләктәшлек имейллары һәм сораулар килер дип һич тә көтмәгән.
XS
SM
MD
LG