Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә меңләгән кеше президент һәм яңа конституцияне якларга дип чыкты


Мурси тарафдарлары
Мурси тарафдарлары
Шимбә көнне Каһирәнең үзәк мәйданында президент Мөхәммәт Мурси һәм яңа конституцияне яклап оештырылган урам җыенына меңләгән кеше чыкты. Конституция өлгесе күпчелекне ислам фиркасе депутатлары тәшкил иткән парламентка кичә тапшырылды. Либераллар һәм христианнар аны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Элек Мурси җитәкләгән "Мөселман кардәшлеге" бүген аларга җавап итеп конституцияне яклау җыенын оештырды.

Мурсига каршы булган оппозиция узган төнне Тәхрир мәйданында уздырып, президентның вәкәләтләрен киңәйтү карарына ризасызлык белдерде. Президент үзе яңа конституция гамәлгә кергәч аның вәкәләтләренең кире хәләткә кайтарылачагын белдерде. Мурсиның бу көннәрдә конституция өлгесен хуплаячагы көтелә.
XS
SM
MD
LG