Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда һәм Уфада милли телләрне укытуны яклап урам җыеннары узды


Казанда татар телен укытуны яклап урам җыены узды
Казанда татар телен укытуны яклап урам җыены узды
Бүген Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстанның милли оешмалары республикаларда туган телләрне мәҗбүри укытуны яклап урам җыеннары уздырачакларын игълан иткән иде.

Уфада пикетны Күк бүре оешмасы уздырды, анда 50ләп кеше катнашты. Җыен республика һөнәр берлекләре бинасы каршында узды.

Килгәннәрнең кулларында "Күк бүре азатлык өчен", "Русия субъектлары арасында башкорт телен Башкортстан гына яклый ала", "Президент Хәмитовның башкорт телен үз теләкләре белән генә укытырга кирәк дигән сүзләре - канун түгел", "Дәүләт телләрен өйрәнү - Русия Конституциясенә каршы килми", "Без башкорт телен мәҗбүри укыту яклы" дигән шигарләр бар иде, дип хәбәр итте Уфадан Мөнир Вафин.

Казанда Бауман урамында узган пикетта 30лап милли хәрәкәт активисты катнашты.
XS
SM
MD
LG