Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Тимер Татарстанга кайта башлады


Әхмәт Тимергә 100 ел тулу уңаеннан конференция постеры
Әхмәт Тимергә 100 ел тулу уңаеннан конференция постеры

Дөньякүләм танылган татар галиме Әхмәт Тимернең тууына 100 ел тулу тантаналары, аны зурлап искә алу Төркиядә башланып китте. Чаралар Татарстанда да узачак. 3 декабрьдә Әлмәт шәһәренең Нефтьчеләр институты залында, 4 декабрьдә Бөгелмәнең татар гимназиясендә галимне искә алу үтәчәк.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Төркиядә үткән Әхмәт Тимерне искә алу чараларында Татарстаннан катнашучы бердәнбер галим булган. Әлеге булган һәм Татарстанда да көтелгән чаралар турында фикерләрен белештек.

Кем ул Әхмәт Тимер? Ни өчен аңа багышланган чаралар беренче булып Төркиядә узды? Язучы, тарихчы, татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова белән сөйләшүне нәкъ менә Төркиядә Әхмәт Тимер истәлегенә башланган чаралардан башладык.

– Төркиянең Әнкара каласында, төрек мәдәниятен өйрәнү институтында Әхмәт Тимернең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Артык зур тантана димәс идем, ләкин истә калырлык чаралар булды. Алдагы елда Әхмәт Тимер үлеменә 10 ел була, бәлки анысы дәүләт дәрәҗәсендә дә узар. Булган чарадан да мин бик канәгать. Татарстаннан килүчеләрдән мин үзем генә идем. Ныклы әзерлек белән бардым. Әхмәт Тимернең дөньякүләм танылган шәхес икәнен мөмкин кадәр исбатларга тырыштым.

Әхмәт Тимернең кызы Зәйнәп Бахшаиш
Әхмәт Тимернең кызы Зәйнәп Бахшаиш
Искә алуны Әхмәт Тимернең кызы Зәйнәп Бахшаиш башлап йөрде. Ул икътисад фәннәре докторы. Әтисенең мирасына бик зур игътибар бирә. Биредә чыгыш ясаучылар, шул исәптән Зәйнәп ханым, Әхмәт Тимернең барлык иҗат тормышын ачып бирә алдылар кебек. Милләттәшебез Сәгыйть Хәйри Әхмәт Тимернең тавышы яздырылган фильм күрсәтте. Яхшы булды. Шушы институт җитәкчелеге Әхмәт Тимернең Германиядәге тормышы һәм эшчәнлеге хакында чыгыш оештырган. Мин аны аеруча игътибар белән тыңладым. Чөнки галимнең бу чор тормышы татар дөньясында да зур бәхәс уятты. Әлеге чыгышта зур яңалык күрмәдем, ләкин аны кирәкле дип таптым.

Төркия Әхмәт Тимернең зурлыгын таный башлады кебек. Мин шунда институт җитәкчелегеннән Әхмәт Тимер турында фәнни эшләр язучы бармы дип сорадым. Юк дигән җавап алдым. Бу юнәлештә язучылар Татарстанда да юк. Әхмәт Тимер – дөньякүләм танылган галим. Кытай, монгол, алтай, гарәп-фарсы, алман, татар, урыс һәм бик күп телләрне белгән, шушы телләрдә иҗат иткән, зур-зур, тау-тау хезмәтләр калдырган галим бит ул. “Монголларның яшерен тарихы” дигән, монголчадан алман теленә тәрҗемә ителгән дүрт томлыгы Вильгелм Радловка багышланган (тәрҗемәләре) хезмәте. Йосыф Акчура хакында бик күп яза. Морат Рәмзи, Себер, Казан ханлыклары, Алтын Урдалар хакында шушы телләрдә яза. Әхмәт Тимер фән докторы, профессор. 1970 елларда ничә институт оештыра, Әхмәт Мәңгәр белән “Казан” журналын нәшер итә. Бүген шушы галимгә бәя бирелми.

– Фәүзия ханым, Әхмәт Тимер юбилеена Татарстаннан үзегез генә бару, анысы да үз акчагызга икән, аңа карата булган салкын карашны күрсәтәдер. Ә нилектән шулай?

Фәүзия Бәйрәмова конференциядә чыгыш ясый
Фәүзия Бәйрәмова конференциядә чыгыш ясый
– Аның сәбәбе – Әхмәт Тимернең 1940нчы еллар башында алманнар белән хезмәттәшлек итүендә. Ул бит әле 1929 елда Советлар берлегеннән качкан кеше дә. Качмаган булса, аны атасы белән бергә атып та үтергән булырлар иде. Аның атасын, Бөгелмә мулласы Рәшит Ярулинны Һади Атласилар белән 1938 елда 15 февралендә аталар. Бәхетенә, Әхмәт Тимер Төркиягә качып өлгерә. Төркиядә укыгач, сугышка кадәр үк укуын Германиядә дәвам итә. Сугыш алдыннан Һамбург университетында 1941 елның 17 июнендә докторлык диссертациясен яклый. Билгеле, ул сугыш вакыйгалары шаһиты да була, аны нык борчыганы әсирлектәге татарлар була. Ул үзе 15 лагерьда булып, 2 меңнән артык татарны, башкортны, чуашны, Идел- Урал халкын коткара, укыган кешеләргә дә ярдәм итәргә омтыла, аларны Идел-Урал легионына яздыра. Алар ачтан үлгән булыр иде. Кайберәүләр әйтә, үлгән булсалар, яхшырак дип. Ник алай булсын? Мөмкин булса, кеше яшәсен. Ата-аналары Сталин лагерьларында үтерелгән балалар бу мөмкинлектән файдалансыннар. Әхмәт Тимер Идел-Урал легионын төзегән, алманнарга татарлар турында яхшы мәгълүматлар биргәне өчен, әсир солдатларны коткарганы, Муса Җәлил турында артык яхшы фикер әйтмәгәне өчен бездә халык дошманы дип игълан ителде. 70 еллар буе әйләнеп кайтмады. Аны күпләр пычратты. Инде рәхмәт, үзе дә галим кеше булган Искәндәр Гыйлаҗев аны беркадәр яклап чыкты.

– Фәүзия ханым, Әхмәт Тимергә кагылышлы чаралар Татарстанда да узачак дигән сүзләр бар?

Конференциядән күренеш
Конференциядән күренеш
– Әле менә Әхмәт Тимернең 100 еллыгын Әлмәттә уздыруга да каршылыклар зур. Көн саен бер каршылык уйлап табалар. Әле ут, әле су, әле зал, әле кеше юк диләр, бинадан бинага куып кертмәкче, авылларга җибәрмәкче булалар. Ул бит Әлмәттә туган. Шулай да бу чара 3 декабрьдә Нефтьчеләр институтының конференц-залында узар дип көтәбез. Казан, Ульян, Самарадан галимнәр киләчәк. Мин дә Әхмәт Тимергә багышланган чыгышымны язып куйдым инде. Курыкмасыннар өчен мин аның алман чоры тормышына кермәдем, бары галим буларак күрсәтү максатын куйдым.

4 декабрьдә Бөгелмә каласының татар гимназиясендә, кечерәк даирәдә дә бу чара булачак. Чөнки аларның гаиләсе монда да яши, ул биредән чит илгә кача. Әнисе Зәйнәп абыстай балалары белән Дагыстанга качып котыла, шулай булмаса, алар да атылган яки Себергә сөрелгән булыр иде. Әхмәт Тимер әнисе белән хәбәрләшеп торган. Энесе Гамир абый белән дә тимер пәрдә төшкәч хәбәрләшә. Гамир абый берничә тапкыр Төркиягә бара. Әхмәт Тимернең бертуган энесе Гамир Яруллин бүген исән, Волгоградта яши. 2010 елда Татарстаннан бүләкләр алып аның өенә кердем, алар гаиләсенә карата күрсәтелгән каһәрләр өчен татар халкы исеменнән гафу үтендем. Ул да медицина фәннәре докторы, улы Рәшит Канадада, фәннәр докторы, затлы нәсел. Әхмәт Тимер кызы Зәйнәп Бахшаиш белән дә якыннан таныштым. Мин үземә татар халкы бәйсезлеге, азатлыгы өчен көрәшүчеләрне күтәрермен дип сүз биргән идем. Габдерәшит Ибраһимов, Батырша, Әхмәт Тимер, Гариф Солтанны мин күтәрәчәкмен, бу минем намус эшем.

Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, Әхмәт Тимер Татарстанга кайта гына башлады. Мәңгелек әсәрләре, хезмәтләре белән туган халкына юл алды.

Әхмәт Тимер әсәрләре
Әхмәт Тимер әсәрләре
XS
SM
MD
LG