Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан белән Кырым арасындагы элемтәләрнең торгызылуын телибез"


Акъяр (Севастополь) Сабантуе, уртада Җәмил Хисаметдинов, 17 июнь 2012
Акъяр (Севастополь) Сабантуе, уртада Җәмил Хисаметдинов, 17 июнь 2012

6-9 декабрьдә Казанда үтәчәк V Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Украинадан 18 делегат бара. Алар – Киев, Харьков, Донецки, Одесса, Красный Луч, Полтава, Львов, Запорожье шәһәрләре вәкилләре.

Казанга конгрессы корылтаена баручы делегатларның өчесе Кырымнан: Җәмил Хисаметдинов (Акъяр, Севастополь), Рәисә Шәрипова (Ялта), Илмир Темиргалиев (Акмәчет, Симферополь). Кунак буларак Акмәчеттән кырымтатарларның Милли фирка рәисе Вәсви Абдураимов, мәҗлес вәкилләре чакырылган.

Без делегатларга “корылтайда чыгыш ясарга форсат булса, сез беренче чиратта нинди мәсьәләне күтәрер идегез?” дигән сорау бирдек.

Җәмил Хисаметдинов, Акъяр Татар-башкорт үзәге рәисе:

“Мин конгресста туган авылым – Чүпрәле районы Зур Чынлы авылы мәсьәләсен күтәрергә телим. Кайчандыр зур булган, кара туфраклы авылыбыз бетүгә бара. Яшьләр авылдан китә, халык тарала. Терлек үстереп яшәгән авылыбызның фермалары, бакчалары юкка чыкты. Мин татар авылларын саклап калу мәсьәләсен күтәрергә телим.

Акъярда татар-башкорт үзәге өчен алган урынны сакларга тырышам. Аны тоту өчен акчабыз юк. Татарстан хәзер бу мәсьәләдә ярдәм итә алмый. Нишләргә белмим. Менә тагын шушы мәсьәләне күтәрер идем.”

Вәсви Абдураимов, Милли фирка рәисе:

Вәсви Абдураимов
Вәсви Абдураимов
“Мин канкардәшләребезгә Татарстан Русиядә үзенең позицияләрен ныгытуын телим. Татарстан татарларны территориаль кечкенә Татарстанда яклау белән генә чикләнмәсен, ул Русиядәге яшәгән татарларның да киләчәген уйласын иде. Татар бугазыннан Урта диңгезгә хәтле җирләр – төркиләрнең җирләре, без моны онытмаска тиешбез. Аның өчен һәрбер төрки халык уртак мәсьәләләрне, төрки дөньяның киләчәген дә уйларга тиеш.

Тагын мин безнең арада булган туганлыкны, Татарстан һәм Кырым арасында булган тарихи элемтәләребезнең яңадан торгызылуын телим. Бу элемтәләр ике якны да ныгытып, безнең киләчәк буыннарга көч һәм яшәргә өмет бирер иде. Бүген бу элемтәләребез тиешле дәрәҗәдә түгел.”
XS
SM
MD
LG