Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда Азатлыкның таҗик телендәге сәхифәсе кабат эшли башлады


Таҗикстан рәсмиләренең күрсәтмәсе нигезендә пәнҗешәмбе киченнән бирле республикада ачылмаган Азатлыкның таҗик телендәге сәхифәсе кабат эшли башлады.

Таҗикстан интернет-провайдерлар берлеге рәисе Асометдин Атоев бүген белдерүенчә, шимбә көнне берничә провайдерлар дәүләт коммуникация идарәсеннән сәхифәне ачуны таләп итеп смс-хәбәр алганнар.

Элегрәк Дүшәнбедәге АКШ илчелеге Азатлык сәхифәсен һәм Facebookны ябуга борчлыу белдерде. Ирекле Европа/Азатлык радиосы президенты Стивен Корн бу гамәлне "цензура" һәм сүз иреген бозу дип бәяләде.

Җомга көнне Таҗикстанның коммуникацияләр дәүләт идарәсе сәхифәне ябу карары бер төркем кешеләрнең шикаятенә бәйле кабул ителде дип белдерде.

26 ноябрьдә ябылган Facebook әле дә ачылмый.
XS
SM
MD
LG