Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшкъ янындагы бистәләрдә атышлар баруы хәбәр ителә


Сүрия башкаласы Димәшкъ янындагы көньяк бистәләрдә атышлар баруы хәбәр ителә.

Британиядәге Сүрия хокук яклау төркеме белдерүенчә, сишәмбе көнне Бәет Саһам, Акраба, Ялда бистәләрендә һәм һава аланы тирәләрендә атышлар бара.

Төркем җитәкчесе Рами Габдерахман “гыйсъянчылар башкалага керү өчен каты тырыша, әмма һаман да бу максатка ирешә алмый”, диде.

Бу төркем мәгълүматларны җирле шаһитлардан туплый.

Сүриядә халык күтәрелеше 2011 елның мартында башланганнан бирле Димәшкъ тирәсендәге шәһәрләр оппозициянең таянычы булып килә.
XS
SM
MD
LG