Accessibility links

Мәскәүдә урам җыештыручы таҗикълар кар көрәүдән баш тарткан


Мәскәүнең көнчыгышында Таҗикъстаннан килгән урам җыештыручылар ярты ел буе хезмәт хакы түләнмәү сәбәпле урамны кардан арындырудан баш тарткан.

“Таҗик хезмәт мигрантлары” исемле бөтенрусия хәрәкәте рәисе Каромат Шәрипов әйтүенчә, кешеләр кая барырга белми – “шәһәр департаментында бу мәсьәләне чишмиләр, илчелеккә барудан мәгънә юк, полициядә аларны куркыталар гына”. Аның белдерүенчә, мигрантларга, әгәр урамнарны чистартмасагыз, тулай торактан куып чыгарабыз, дип янаганнар.

Шәрипов мигрантлар белән хезмәт килешүе төзелмәү вәзгыятьне тагын да катлауландыра, ди.
XS
SM
MD
LG