Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәя күтәрелүгә каршы митинг узачак


8 декабрьдә Казанның Мулланур Вахитов һәйкәле янында торак-коммуналь хезмәтләргә бәя күтәрелүгә каршы митинг узачак. “Вечерняя Казань” язуынча, аны коммунистлар фиркасе, Парнас, Яблоко партияләре һәм “ЖКХ-Контроль кулланучылар җәмгыяте” Татарстан оешмасы оештыра. Алар митингның хакимият тарафыннан рөхсәт ителүен әйтә.

Активистлар яңа бәяләргә бәйле бәйсез тикшерүләр узганчыга кадәр торак-коммуналь хезмәтләргә бәяне элеккечә калдыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG