Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаты саклану өлкәсе бюджетын раслады


АКШ сенаты сишәмбе көнне саклану өлкәсе бюджеты проектын бертавыштан хуплады. Киләсе елга бу өлкәгә 631 миллиард доллардан күбрәк акча бүлү каралган.

Аның 17 миллиарды саклану өлкәсе, шул исәптән атом коралы белән бәйле програмнарга тотылачак. 88 миллиардка якыны Әфганстандагы хәрбиләр кирәк-яракларына дип каралган. Документта шулай ук атом бомбасы ясауга комачаулау өчен Иранга каршы чикләүләрне арттыру турында чаралар да күздә тотыла. Иран үзе атом коралы ясауны кире кага.

Сенат тарафыннан расланган канун өлгесе Вәкилләр пулатында каралган саклану өлкәсе бюджеты планы белән килештерелергә тиеш. Шуннан соң гомум документ АКШ президенты Барак Обамага имзалауга тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG