Accessibility links

Кайнар хәбәр

V корылтай: Вакыйгалар дисбесе

19:37 6.12.2012
6 декабрь Казанда V Дөнья татар конгрессы корылтаена килгән кунакларны теркәү мәшәкатләре белән уза. Беренчеләрдән булып ерак Австралиядән ике вәкил килгән, аннары Төркиянең Әнкара, Истанбул, Измир шәһәрләреннән килүчеләрне каршы алдылар.

Корылтайга ерак һәм якын 33 чит илләрдән барлыгы 220 кеше һәм 53 кунак килүе көтелә. Инде килгәннәр арасында Финляндиядән Окан Дахер белән Дәниз Бәдретдин бар. Дәниз якшәмбе көнне Спорт cараенда узачак “Галәм җәүһәрләре” дип аталган зур тамашада да чыгыш ясаячак. Бу концертка Австралиядән Зөлфия Камалованы да көтәләр. Беренче булып килгән кунакларга Балык Бистәсен күрсәттеләр.

Корылтайда беренче тапкыр Бельгия белән Испания татарлары да катнаша, Әфганстаннан бер делегат килә. Чит илләр арасында иң зур делегация Казакъстаннан, алар Казанга 25 кеше килде. АКШтан 12 делегат килде.

Русия төбәкләреннән иң зур делегация –Башкортстаннан. Төшке аш вакытында алар ике автобуска утырып йөзгә якын кеше килеп төште. Араларында билгеле җырчылар, шагыйрь, язучылар бар, шул исәптән, Башкортстан халык шагыйре Марат Кәримов, Башкортстанның халык җырчысы Нәзифә Кадыйрова.
19:41 6.12.2012
Корылтай кунагы: Окан Даһер (Финляндия)
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:11 0:00

Корылтай кунагы, Финляндия татарлары җәмгыятенең элекке рәис Окан Дахер Азатлык хәбәрчесенә үзенең фикерләре белән уртаклашты.
19:46 6.12.2012
Азатлыкның Казандагы хәбәрчесе әлеге вакытка барлыгы 600 вәкил теркәлгән дип хәбәр итә.
20:24 6.12.2012
Казан буйлап экскурсиядә булганнан соң конгресс кунаклары Камал театрында “Үлеп яратты” тамашасын карый.
08:45 7.12.2012
Атнакич бик соң, төнге 10-нан соң Казан милли мәдәни үзәгендә төбәкләрдән килгән делегация җитәкчеләренең очрашуы узды. Шактый гына озын кереш сүздән соң Конгресс башкарма комитетының хәзерге рәисе Ринат Закиров алдагы 5 елга сайланачак Башкарма комитетка кемнәр тәкъдим ителүен бәян итте. Исемлек киңәйгән - анда 75 кеше бар (элекке елларда башкарма хәяткә 45-50ләп кеше сайлана иде). Закиров моны Ерак Көнчыгыштагы татар мәхәлләләренең активлашуы, аларның да Конгресста үз вәкилләре булуы кирәклеге белән аңлатты. Чыгышы азагында ул, алда әле башкарасы эшләр бик күп дип, үзенең рәислектә калырга теләвенә ачык ишарә ясады.

дәвам

XS
SM
MD
LG