Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда фатир түләве артуга каршы протест чарасы үтте


Казанда Мулланур Вахитовка һәйкәл янында “Торак коммуналь хуҗалыкта тәртип өчен” дип аталган митинг үтте.

Протест чарасында берничә сәяси һәм иҗтимагый оешма катнашты. Алар арасында КПРФ, Татар иҗтимагый үзәге, “Парнас”, “Яблоко”, “Иҗтимагый активистлар” һәм башка оешма вәкилләре дә бар иде.

Оештыручылар бу чарада 300 кеше катнашканлыгын әйтә, ә полиция 150 кеше килгән иде, дип белдерә.

Митингта резолюция кабул ителде. Анда ут, су, газ өчен һәм башка түләүләр 2012 елдагыдан артык булмаска, билгеле бер нормадан артмаска тиеш дип язылган. Шулай ук түләмәүчеләр өчен башкалар түләүне бетерү турында да әйтелгән. Оештыручылар резолюцияне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга җыена.
XS
SM
MD
LG