Наил Нәбиуллин татар телен яклап ачлык игълан итәргә әзер
"Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин “Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту бетерелсә ачлык игълан итәчәкмен", дип белдерде. 11 декабрьдә Русия думасында мәгариф турында канун өлгесе икенче укылышта тикшерелә. Әлеге канунда милли телләрне укытуны ата-ана карамагына калдыру каралган. "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары узган шимбә Казанда татар телен яклап пикет уздырды. Милли хәрәкәтнең имамы Гомәр хәзрәт Батырша егетләрнең гамәлләренә хәер-догада булуын әйтеп "Ихлас" мәчете мәхәлләсе тирәсендәге соңгы вазгыять белән таныштырды.
мультимедиа
-
ноябрь 24, 2026Роттердамда татар классик музыкасы концерты узды
-
ноябрь 23, 2026Әлмәткә янә дроннар һөҗүм итте
-
ноябрь 19, 2026Әлмәт янындагы нефть саклагычыларга дроннар һөҗүме ясалган
-
ноябрь 17, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүме булды
-
ноябрь 15, 2026Түбән Камага дрон һөҗүме булды