Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин татар телен яклап ачлык тотарга әзер


Наил Нәбиуллин татар телен яклап ачлык игълан итәргә әзер
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:48 0:00

Наил Нәбиуллин татар телен яклап ачлык игълан итәргә әзер

"Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин “Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту бетерелсә ачлык игълан итәчәкмен", дип белдерде. Бу ниятен ул туган телне яклау өчен башка чара калмау белән аңлатты. Аның сүзләренчә, дөнья җәмәгатьчелеге Татарстандагы хәлләрне белергә тиеш.

11 декабрьдә Русия думасында мәгариф турында канун өлгесе икенче укылышта тикшерелә. Әлеге канунда республикаларда милли телләрне укытуны ата-ана карамагына калдыру каралган.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары узган шимбә Казанда татар телен яклап пикет уздырды. Чарада 50гә якын кеше катнашкан. Яшьләргә теләктәшлек күрсәтергә утызлап укытучы да килгән.

Әлеге чарада милли хәрәкәтнең имамы Гомәр хәзрәт Батырша да катнашкан. Ул егетләрнең гамәлләренә хәер-догада булуын әйтеп "Ихлас" мәчете мәхәлләсе тирәсендәге соңгы вазгыять белән таныштырды. Мәчеттә ут һәм су сүндерелгән килеш калуга карамастан, җомга намазларына шактый күп кеше йөри икән.
XS
SM
MD
LG