Европа Берлеге җитәкчелегенә Нобель Тынычлык бүләге бирелде
10 декабрьдә Ослода 2012 елның Нобель Тынычлык бүләген бирү тантанасы үтте. Бүләк Европа Берлеге җитәкчеләре - Европа Шурасы президенты Һерман Ван Ромпей, Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэль Баррозу, Европа парламенты президенты Мартин Шульцка тапшырылды. Бүләкне тапшырган Нобель комитеты рәисе Турбьёрн Ягланд Европа Берлегенең ике дөнья сугышында тар-мар ителгән Европа кыйтгасында тынычлыкны саклау тырышлыкларын мактады. Бу карар белән килешмәүчеләр "башы кризистан чыга алмаган Европа Берлеге әлеге бүләккә лаек түгел", дип саный. Чарада Европа Берлегенең барлык диярлек дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары катнашты. Бүләкнең акчалата 930 мең евро өлеше сугыш барган илләрдәге балалар проектларына тапшырылачак.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте