Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда балалар иҗаты тупланган китап чыкты


"Яңарыш" газетасының балалар иҗаты өчен җаваплы хезмәткәре Рилия Закирова
"Яңарыш" газетасының балалар иҗаты өчен җаваплы хезмәткәре Рилия Закирова

Удмуртиянең “Яңарыш” газетасында атна саен чыгучы "Алтын йомгак" битендә балалар язмалары дөнья күрә. Быел басылган мәкаләләр, шигырьләр һәм балалар рәсемнәре беренче тапкыр аерым китап итеп басылды.

Удмуртиядә егерме елдан артык татар милли мәгълүмат чаралары халкыбыз тормышы турында күрсәтә, сөйли һәм яза. Татар басмасы “Яңарыш” газетасы каршында өлкәннәр әдәби берлеккә тупланып, иҗат итә. Балалар иҗаты да журналистлар күзәтүендә. Атна саен "Алтын йомгак" битендә балалар язмалары дөнья күрә. Күптән түгел газетада 2012 елда басылган мәкаләләр, шигырьләр һәм балалар рәсемнәре аерым китапчык булып чыкты.

Удмуртиядә милли хәрәкәт эшчәнлеген җәелдереп җибәреп, ике дистә ел дәвамында татар телендә 46 китап дөнья күрде. Соңгысы аеруча кадерле. Ул - иң яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимеше. 2012 ел дәвамында “Яңарыш” газетасының “Алтын йомгак” битендә басылган балаларның иң яхшы мәкаләләре, шигырьләре, рәсемнәреннән төзелгән китап.

“Алтын йомгак” китабы
“Алтын йомгак” китабы
“Алтын йомгак” китабы яхшы кәгазьдә, төсле итеп басылган. Китапта алты дистәгә якын малай-кызның бөртекләп җыелган иҗат җимешләре урын алган. “Иң мөһиме - балалар каләм ала, яза”, диде “Яңарыш” газетасының “Алтын йомгак” бите өчен җаваплы хезмәткәре Рилия Закирова.

Балаларны иҗатка тарту максатыннан газета хезмәткәрләре ел саен яңа алымнар эзләп таба. Быелгысы – матур китап. Аны тормышка ашырырга республиканың милли сәясәт министры Владимир Завалин ярдәм иткән. Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталов бу китапның чыгуын зур сөенеч белән каршы алган. Балаларның иҗатка тартылуына да сөенә. “Безнең республика күршебез Татарстанның Әгерҗе районында иҗат итүчеләр белән элемтәбез дә ныклы. Аларны да исәпкә алганда, бу елларда 70тән артык китап басылып чыккан. Бу зур хәзинә”, диде Ринат Батталов.

Әле генә табадан төшкән китапны балаларга республикада танылган шагыйрьләр Ибраһим Биектаулы һәм Гыймран Сафин тапшырды.
Сөйләшү вакытында
Сөйләшү вакытында


Редакция хезмәткәрләре, танылган шагыйрьләр белән бер өстәл артында утыру, аралашу һәр балага да тәтеми. Мондый аралашуга, игътибар үзәгендә булуга алар әле күнмәгән. “Язмаларыбызны китапта күрү әйтеп бетерә алмаслык сөенеч”, диде гимназия укучысы Алинә Муллахмәтова.

Киләчәктә Алинә язмаларын газетага тагын тәкъдим итәргә ниятли. Тик аңа әлегә урыс телендә язып, татарчага тәрҗемә итү җиңелрәк. Ә Рөстәм Нәфыйков үз язмаларына темаларны үзе эзләп таба яисә татар теле дәресләрендә ала икән. Егетнең әдәби иҗатка тартылуы нәселдән килә - бабасы Габдулла Галиев Әгерҗе районында яшәп иҗат итә. Рөстәм бу шөгыль белән генә чикләнми. Ул шулай ук сәнгать мәктәбендә музыка серләренә төшенә. Һәрнәрсәдә төгәллек ярата. Рөстәм күбрәк үзем өчен язам дисә дә, язмалары өстендә ныклап эшли. “Башта язам, аннан соң тагын берничә тапкыр күчереп язып, фикерләр өстим, шуннан соң редакциягә бирәм”, диде Рөстәм Нәфыйков.

Гөлнирә Гафиева
Гөлнирә Гафиева
Әлбәттә, балаларга язмаларына тема табарга, иншалар язарга өйрәтүче татар теле укытучыларын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Гимназиянең татар теле укытучысы Гөлнирә Гафиева да “Без аларга темалар биреп, язарга өндәмәсәк, бәлки, укучылар шулкадәр язмас иде”, дигән фикердә.

Шагыйрь Ибраһим Биектаулы да бу юнәлештә укытучылар хезмәтен югары бәяләде.

Укучыларны редакция тормышы белән дә таныштырдылар. Аларны егерме ел дәвамында тупланып килгән газеталар төпләмәсе гаҗәпләндерде. Газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова бу елларда ирешкән уңышларга тукталды. Аларда балаларның да өлеше бар дип укучыларның күңелен үстерде.

Газетаның бизәлеше өчен җаваплы Регина Нәбиуллина “Алтын йомгак” китабын башта компьютерда эшләгән. Аның нечкәлекләрен балаларга аңлатты. Аларга үзләренә дә рәссам ролендә хис итәргә мөмкинлек бирде. Болар барысы да яшьләрне иҗатка тартуда үз өлешен кертәчәк. “Ә бу бик кирәк. Татарстан язучылар берлегендә 320дән артык әгъза теркәлгән. Аларның 250се инде пенсия яшендә”, диде шагыйрь Гыймран Сафин.

“Алтын йомгак” китабының әлегә бу беренче саны. Ул ел саен дөнья күрсен дигән хыял да бар.
Балалар редакция хезмәткәрләре һәм язучылар белән
Балалар редакция хезмәткәрләре һәм язучылар белән
XS
SM
MD
LG