Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тывада Тибетка теләктәшлек белдереп митингта катнашучылар тоткарланган


Тыва башкаласы Кызылда Тибетка теләктәшлек белдереп митингка катнашкан берничә кеше тоткарланган. Әлеге чара хакимият тарафыннан килештерелмәгән булган.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, Тибет проблемасына игътибар итәргә, аерым алганда Кытай хакимияте тарафыннан тибетларның хокуклары бозылуын туктатуга чакырып Кызыл үзәгендә кешеләр җыелган. 18 кеше тоткарланган, бишесен митинг уздырганда тәртип бозуда гаепләп җаваплылыкка тартканнар.
Тибетка теләктәшлек белдерү чаралары шулай ук Мәскәү белән Петербурда да узган.

Сишәмбе көнне Кытайда тагын ике тибетның үз-үзен яндыруы мәгълүм булды.

Тибетка теләктәшлек белдерү – 10 декабрьдә кеше хокукларын яклау көнендә уздырыла.
XS
SM
MD
LG