Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле дәреслекләре тикшереләчәк


Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен камилләштерүгә багышланган утырышта дәреслекләрне тикшерү кирәклеге турында карар кабул ителде.

Утырышта министр Энгель Фәттахов, министр урынбасары Данил Мостафин, дәреслекләр авторлары, методик үзәкләр, мәктәпләр мөдирләре һәм татар теле укытучылары катнашты.

Якын киләчәктә татар һәм рус мәктәпләрендә кулланылган татар теле дәреслекләре кабат тикшерүгә тапшырылачак.

"Белгеч буларак аларны төзүче галимнәр генә түгел, даими эшләүче тәҗрибәле укытучылар да чакырылачак, алар бездә күп", дигән министр.
XS
SM
MD
LG