Казанда Коръән елына йомгак ясалды
13 декабрьдә Казанның Мәрҗәни мәчетендә Татарстанда Коръән елы итеп билгеләп үтелгән 2012 елга йомгак ясалды. Чара “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе рәвешендә үтте.Быел Русиядә беренче басма Коръән – “Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулды. Чарада әлеге түгәрәк сан уңаеннан Коръәннең “Казан басмасы” төрле яклап тикшерелде. Татарстан мөфтие урынбасары Габдулла Әдһәмов, Коръән елы уңаеннан быел республикада үткәрелүе планлаштырылган барлык чараларның да уңышлы узуын белдерде. Ул Татарстан диния нәзарәтенең үз эшен Коръән, сөннәт һәм хәнәфи мәзһәбе буенча алып баруын әйтеп үтте.
мультимедиа
-
сентябрь 21, 2026Путин сугышында һәлак булган хатын-кызлар
-
сентябрь 16, 2026Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты
-
сентябрь 15, 2026Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты
-
сентябрь 13, 2026Түбән Камага һөҗүм: ике кеше һәлак
-
сентябрь 11, 2026Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
-
сентябрь 09, 2026Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан