Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Әсадның Сүриядә контрольне югалтуы турында белдерүне кире какты


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров кичә үзенең урынбасары, Кремльнең Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Михаил Богдановның "Сүрия президенты Башар Әсад илдә контролен югалта бара" дигән белдерүен кире какты.

"Мәскәү Сүриягә карата сәясәтен үзгәртми, Богданов оппозиция сүзләрен генә кабатлады", диелгән Лавров белдерүендә.

Кичә Богданов Сүрия президенты Башар Әсад илдә контролен югалта бара һәм якын киләчәктә хакимиятнең гыйсьянчылар кулына күчү ихтималы бар, дип хәбәр иткән иде. Шулай ук ул Мәскәү илдән Русия ватандашларын чыгаруга әзерләнә, дип белдерде.

Вашингтон бу белдерүне "Русиянең ниһаять уянуы һәм Әсад режимы көннәренең санаулы булганын аңлый башлавы" буларак бәяләде.

Русия Сүриядә бер елдан артык дәвам иткән канлы низагны илнең эчке эше дип саный һәм читтән катнашуга каршы чыга. Русия һәм Кытай БМО Иминлек Шурасының Әсад режимына басым ясарга тиешле резолюциягә каршы тавыш бирде.
XS
SM
MD
LG