Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом идарәсенең Иран белән сөйләшүләре нәтиҗәсез тәмамланды


Тәһранда пәнҗешәмбе көнне узган Халыкара атом идарәсе вәкилләре белән очрашу нәтиҗәсез тәмамланды. Идарә башлыгы урынбасары Һерман Накерст Иранның атом корылмаларында тикшерүләр башлау турында гыйнвар аенда килешүгә ирешеп булачагына өмет бар, дип белдерде.

Халыкара идарә Иран галимнәренең атом эшчәнлеген тикшерергә ниятли. Көнбатыш Тәһранның атом коралы ясавыннан шикләнә. Әлеге шикләр Иранның кайбер корылмаларын галәмнән төшерүдән соң туды. Тәһран атом эшчәнлеген бары тик тыныч максатларда алып баруын белдерә.
XS
SM
MD
LG