Казанда мөселман укучыларының фестивале үтте
Русия Ислам Университетында мөселман мәдәнияте һәм һәвәскәр фильмнар төшерүче мөселман студентлар фестивале үтте. Ике өлешкә бүлеп уздырылган чараның беренче өлешендә РИУда укучы студентлар үз милләтләренең киемнәрен, милли ризыкларын тәкъдим итте, милли музыкаларын тыңлатты. Шулай ук төрле күргәзмәләр оештырылды. Анда татар, төрек, казакъ, төрекмән, үзбәк, таҗик, гарәп, Дагыстан республикасы халыкларының милли яшәешен күрергә мөмкин булды. Фестивальнең икенче өлешендә РИУ студентлары үзләре төшергән документаль фильмнарны күрсәтте. Чарага килгән һәркем төрле халыкларның милли ризыкларны татып карый алды.
мультимедиа
-
март 16, 2026Берлинда яңа буын татар мөһаҗирләре спектакль куйды
-
февраль 16, 2026Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә ачылды
-
февраль 05, 2026Сан Франциско татарлары милли ризыклар ярминкәсен оештырды
-
февраль 04, 2026Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?