Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җәмәгать пулатында татарларга багышланган тыңлаулар узачак


17 декабрьдә Русия җәмәгать пулатында “Евразия укулары” халыкара конференциясе кысаларында “Бүгенге шартларда Русиядәге татарларның милли-дини үзенчәлеген саклау юллары” дип аталган иҗтимагый тыңлаулар узачак. Аны Мәскәү мөфтияте, җәмәгать пулатының милләтара мөнәсәбәтләр һәм вөҗдан иреге комиссиясе, Лев Гумилев Мәскәү үзәге оештыра.

Чара кысаларында күпмилләтле һәм күпдинле Русия җәмгыяте кысаларында татарларның бүгенге хәле һәм үсеш юллары, татарларның милли-дини үзенчәлеген саклауны истә тоткан аерым проектларны тормышка ашыру һәм Евразия берлеген төзү мәсьәләләре каралачак.

Анда Русия президенты идарәсе вәкиле, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов,Татарстанның Русиядәге вәкиле Алмаз Фәйзуллин, академик Индус Таһиров, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары комиссиясе вәкиле Александр Брод, Үзбәкстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Молдова һәм башка вәкилләр катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG