Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Таян Аллага" бәйгесенә нәтиҗә ясалды


Казанда "Таян Аллага" бәйгесе узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Казанда "Таян Аллага" бәйгесе узды

Казанда 18 декабрьдә "Таян Аллага" иҗат бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештырган иҗат бәйгесе быел өченче тапкыр уздырылды.

Талантлы татар яшьләрен барлау максатыннан оештырылучы бу бәйгенең беренчесе нәзарәтнең элекке мәгариф бүлеге башлыгы,19 июльдә өеннән чыгып барганда атып үтерелгән Вәлиулла хәзрәт Якупов башлангычы белән уздырылган иде.

Быелгы бәйгенең төп бүләгенә Казан егете Алмаз Мансуров лаек дип табылды. Шулай ук проза әсәрләре, шигърият, аерым жанрларны үстерү номинацияләрендә җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.

Чара чәй табыны артында, җиңүчеләрнең үз шигырьләрен укулары һәм жюри әгъзаларының чыгышлары белән үрелеп барды.
XS
SM
MD
LG