Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума балаларны АКШка асрауга бирүне тыю канунын икенче укылышта раслады


Дума янында ялгыз пикетта торучы
Дума янында ялгыз пикетта торучы
Дәүләт Думасы Русия ятим балаларын АКШ ватандашларына асрауга бирүне тыю канунын икенче укылышта раслады.

Депутатлар Русия балаларын американ ватандашларына асрауга бирүне һәм АКШ ватандашлары өчен Русиядә балалар эзләүче ширкәтләрнең эшчәнлеген тыюны хуплап тавыш бирде.

Депутатлар шулай ук Русия ватандашларының хокукларын бозган АКШ ватандашларын гына түгел, башка илләрнең дә ватандашларын Русиягә кертмәү өчен тавыш бирде.

Бүген Думада АКШтан ярдәм алып эшләүче оешмаларның Русиядәге эшчәнлеген тыю тәкъдиме дә хупланды.

Дума бинасы янында Русия балаларын АКШ ватандашларына асрауга бирүне тыюга каршы ялгыз пикетларда катнашкан 30-лап кеше тоткарланды.

Азатлык радиосы хәбәрчесе белдерүенчә, Дума бинасы янында протест белдерүдә барлыгы берничә йөз кеше катнашкан.

Дума әлеге тыю белән АКШта “Магнитский акты”н гамәлгә кертүгә каршы җавап бирә. Думаның бу карары җәмәгатьчелектә кискен ризасызлык уятты.

Шулай ук хөкүмәттәге берничә җитәкче, шул исәптән тышкы эшләр министры Сергей Лавров, мәгариф министры Дмитрий Ливанов та Дума карарына каршы чыкты.

Русиянең Җәмәгать пулаты Дума рәисе Сергей Нарышкинны бу канун өлгесен көн тәртибеннән төшерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG