Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция активисты Развозжаевның кайда икәне билгесез булып кала


Мәскәү – Адвокат Владимир Аграновский оппозиция вәкиле Леонид Развозжаевның кайда икәне әлегәчә билгесез дип белдерде. Адвокат сүзләренчә, туганнары да, хокук яклаучылар да, адвокатлар да аның кайда икәнен белми.

Развозжаев 15 ел элек булган бер җинаять эше кысаларында тикшерүләр үткәрү өчен 18 декабрьдә Лефортово төрмәсеннән Иркутскига алып кителгән дигән хәбәрләр бар. Ләкин аның төгәл кайда булуы билгесез.

Аграновский сүзләренчә, Развозжаев анда канунсыз рәвештә алып кителгән, чөнки аның бу эшкә катышы булмавы турында мәхкәмә карары бар. Аграновский аңа басым ясап, булмаган гаебен танырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр дип борчыла.

“Сул фронт” активисты Леонид Развозжаев Русиядә тәртипсезлекләр оештыруга катышы булуда гаепләнә. Шундый ук гаепләүләр аның иптәшләре – Сергей Удальцов һәм Константин Лебедевка белдерелгән.
XS
SM
MD
LG