Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр сайлаучыларның күпчелеге яңа конституцияне хуплап тавыш биргән


Каһирә – Беренчел гайре рәсми мәгълүматларга караганда, Мисырда узган референдумда сайлаучыларның күпчелеге яңа конституцияне хуплап тавыш биргән.

Референдум ике турда – 15 һәм 22 декабрь көннәрендә үтте. Мисыр матбугаты, яңа конституцияне сайлаучыларның 64% чамасы хуплаган дип хәбәр итә.

Оппозиция тавыш бирү вакытында күр санлы тәртип бозулар турында белдерә.

Яңа конституция парламентның түбән пулатында әзерләнде. Хәзер анда күпчелекне исламчылар алып тора.

Конституциянең тәнкыйтьчеләре, авторларны Хөсни Мөбәрәкне бәреп төшерүгә китергән инкыйлаб максатларына хыянәт итүдә гаепли.

Президент Мөхәммәд Мурси һәм исламчылар исә, яңа конституцияне Мисырның демократия юлыннан китүе өчен хәлиткеч адым дип атады.

Референдумның рәсми нәтиҗәләре киләсе атна игълан ителер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG