Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президентын чакыртып алу тәртибе турындагы канун өлгесе өченче укылышта кабул ителде


Татарстан депутатлары Дәүләт Шурасы утырышында республика президентын чакыртып алу тәртибе турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.

Аның нигезендә президентны чакыртып алуга аның Татарстан һәм Русия кануннарын бозуы, берничә тапкыр үз вазифаларын үтәмәү сәбәп булып тора ала.

Шул ук вакытта бу дәлилләр Татарстан югары мәхкәмәсе тарафыннан расланырга тиеш. Мәхкәмәгә сәяси фиркаләр, аларның төбәктәге бүлекләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм 100 кешедән дә ким булмаган Русия ватандашлары төркеме мөрәҗәгать итә ала.

Президентны чакыртып алу башлангычы белән чыгу аның вазифага керешүенә ким дигәндә бер ел булганда гына рөхсәт ителә.

Бу башлангычны тормышка ашыру өчен ким дигәндә 20 кешедән торган төркем төзелергә һәм аларга 45 көндә сайлаучыларның 25%ыннан имза җыярга тиеш. Имзаларны Татарстан сайлау комиссиясе тикшерәчәк.
XS
SM
MD
LG