Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ятим балалар турындагы" канунга Казанда да каршы чыктылар


Казанда "Ятим балалар турындагы" канунга каршы пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Казанда "Ятим балалар турындагы" канунга каршы пикет узды

26 декабрьдә Казанның Кирмән урамында АКШ ватандашларына Русия балаларын асрамага алуны тыйган канунга каршы пикет үтте.

Ялгыз пикет рәвешендә үткән чарада “Русия Дәүләт думасын таратуны таләп итәм”, “Русиядә моннан да оятсыз канун юк иде”, “АКШ ватандашларына Русия балаларын асрамага алуны тыю – оятсызлык”, дигән шигарләр күтәрелде.

Пикетта катнашкан өч кеше бер-берсеннән 50 метр ераклыкта басып торды. Чараны оештыруда башлап йөргән КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвиев бу канун кабул ителгән очракта, ел саен мең бала асрамага алынмыйча балалар йортларында калачак, дип белдерде.

Пикет Русия президентының Татарстандагы кабул итү үзәге каршында үтте. Пикетчылар янында полиция машинасы кизү торды. Көчле буранда узган пикетта тәртип бозулар күзәтелмәде.

26 декабрьдә Федерация шурасы "Ятим балалар турында" канунны бертавыштан раслады. Документ имзалау өчен президентка җибәрелде. Узган атна Путин канунга уңай каравын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG