Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур мөфтие Җәгъфәр хәзрәт Пончаев вафат


Бүген 72 яшендә Петербур һәм Төньяк-Көнбатыш мөфтие Җәгъфәр хәзрәт Пончаев вафат булды.

Иртән ул хастаханәдән чыккан һәм үз өендә җан биргән. Ислам порталы хәбәр итүенчә, соңгы вакытны йөрәге авырткан хәзрәт еш кына хастаханәдә булган.

Мөфти җомга көнне Петербурда җирләнәчәк.

Пончаев 1940 елның 16 мартында Пенза өлкәсенең Әләзән авылында туган. Бохараның “Мир-Араб” мәдрәсәсен һәм Ташкенттагы Әл-Бохари исемендәге ислам институтын тәмамлаган. 1977 елны Ленинград җәмигъ мәчете имамы итеп билгеләнгән булган.
XS
SM
MD
LG