Мәскәүнең “Внуково” һава аланында шимбә көнне булган очкыч казасы корбаннары саны бишкә җитте. Әлеге казада яраланган һәм бик авыр хәлдә булган стюардесса якшәмбе көнне хастаханәдә үлде.
Яраланган тагын өч экипаж хезмәткәре әле дә хастаханәдә кала. Табиблар әйтүенчә, аларның хәле авыр.
Беренче мәгълуматларга караганда һәлакәт очкычның туктату системындагы җитешсезлек сәбәпле булган дип фаразлана.
Red Wings һава ширкәтенең Чехиядән килгән очкычы шимбә көнне төшеп утыру юлыннан чыгып берничә кисәккә җимерелде һәм аңа ут капты.
Каза сәбәпләрен тикшерү эшләре бара.