Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтонны хастаханәгә салганнар


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон
Клинтон сүзчесе Филипп Рейнс сүзләренчә, кичә тикшерү вакытында табиблар куерган кан кисәге тапканнар. Клинтон хастаханәдә ике көнгә калачак. Әнә шул вакыт эчендә табиблар дәвалауны дәвам итү-итмәүне хәл итәчәк.

Элегрәк бу айда Клинтон аңын югалтып егылды һәм баш мие селкенде. Эчәк инфекциясе нәтиҗәсендә гәүдәсенә су җитешмәгәнгә егылган булырга мөмкин дип белдерелде.

65 яшьлек Клинтонның эше бик тыгыз. Дәүләт секретаре булып эшли эшли башлаганнан бирле ул дөньяның 112 илендә булды. Аңа кадәр Дәүләт секретаре булганнарның бу вакыт эчендә бу кадәр күп илдә булганы юк иде.
XS
SM
MD
LG