Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары дәрәҗәдәге түрәләргә 70 яшькә кадәр эшләү мөмкинлеге бирелә


"Русиядә дәүләт хезмәте" турындагы канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә югары дәрәҗәдәге рәсмиләр үз вазифаларында 70 яшь тулганчы утыра алачак. Бу канунны бүген президент Владимир Путин имзалады.

Элекке президент Дмитрий Медведев дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең пенсиягә китү яшен 65тән 60 итеп үзгәртүне яклаганда, Путин аны 70 яшькә кадәр озайтты.

Халык телендә "Кремль аксакаллары" кануны дип аталган бу канун думада 19 декабрь кабул ителеп Федерация шурасында 26 декабрь расланган иде.

Русия президенты карары белән югары вазифаларда эшләгән кешеләр эш урыннарында 70 яше тулганчы утыра алачак.

"Әлеге яңа тәртип федераль хезмәттә тәҗрибәле кешеләрнең булуын тәэмин итәчәк", диелгән Кремльнең матбугат хезмәте белдерүендә.
XS
SM
MD
LG