Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Уфа ягы татарлары


2012 елны озату кичәсе
2012 елны озату кичәсе

Уфа татарларының җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең уртак утырышы узды. 2012 елның соңгы утырышында елга йомгак ясалды.

2012 елда Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте корылтае узды, рәис итеп корылтай депутаты, хакимияткә якын кеше Римма Үтәшева сайланды, ләкин бу татар проблемаларын чишәргә булышлык итмәде.

Башкортстан татар конгрессы ел башында утырган биналарына аренда хакын түләмәгән өчен теркәлүен югалтты һәм ел азагында кабат теркәлүгә иреште, аңа яңа рәис итеп "Русия патриотлары" фиркасе рәисе Заһир Хәкимов сайланды.

Заманында оппозиция башында торучы Рәмил Бигнов татар милли хәрәкәтеннән китүен белдерде, ләкин Башкортстан татар оешмалары берлеге рәисе вазифасыннан китмәде.

Ел буена татар җәмәгатьчелеге республика президенты белән очрашу көтеп уздырды. Башта республика татар оешмалары берлеге очрашу сорап, президент хакимиятенә исемлек җибәрде, ләкин аңа җавап бирүче булмады. Аннан татар иҗтимагый үзәге үз исемлеген төзеп җибәрде, аңа сезнең проблемаларыгыз министрлык дәрәҗәсендә хәл ителерлек дигән җавап алынды. Шулай итеп, татарлар очрашуга ирешә алмады.

Узган елда мәгарифтә күп югалтулар булды, бик күп татар мәктәпләре һәм сыйныфлары ябылды, ләкин министрлык ул саннарны бәян итмәде. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле белгечлеге буенча читтән торып белем бирү бүлеге ябылды. Әгәр моңа кадәр республикада 12 татар гимназиясе бар дип аталса, мәгариф министры Әлфис Гаязов аларның алтыга калдырылуын хәбәр итте.

Башкортстан “Китап” нәшриятында татар китаплары нәшер итү кыскартылды. 2011 елны 16 татар китабы нәшер ителсә, 2012дә казна хисабына нибары дүрт китап нәшер ителде.

Узган елда татар милләте язучы, галим, мәгърифәтче Вил Казыйхановны югалтты.

Башкарылган эшләргә килгәндә, Уфада якшәмбе мәктәбе ачылды. Аны милли-мәдәни мохтарият рәисе Римма Үтәшева һәм рәсми чаралар зурдан кубып татарларга бик зур башкарылган эш дип күрсәтте.

2012 елда татар телендә яңа гәзит чыга башлады. “Сөенче” дип аталган бәйсез иҗтимагый-мәдәни бу гәзит сәяси темаларны урап узса да, беренче елны ук биш мең тираж җыйды.


2012 елда Уфа татарлары нәрсәгә ирешкән һәм нәрсә югалткан?

Рәмил Хөсәенов, Башкортстанның татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары:

“Без узган елда Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең корылтаен уздырдык. Анда бик мөһим документлар кабул ителде. Без ел барышында аларны тормышка ашыру өстендә эшләдек. Милли-мәдәни мохтарият һәм Башкортстан татарлары конгрессы корылтайлары узды. Алар икесе дә үле туган оешмалар булса да, без аларга да үз кешеләребезне сайларга һәм үз фикерләребезне белдерергә тырыштык”.

Вилдан Фәткуллин, милли хәрәкәт ветераны:

“2012 ел югалтулардан гына тора кебек. Күпме мәктәпләр ябылды. Хәтта ул саннарны бәян итәргә дә куркалар. Татарча китаплар чыгу бетеп бара. Болай барса, Башкортстанда татарча укучылар да, язучылар да калмаячак”.

Рәис Карачурин, Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы:

“Уфада 350 мең татар яши. Без башкаланың һәр районында татар гимназиясе ачуны таләп итттек. Ә безгә якшәмбе мәктәбе ачтылар. Бу киләчәктә милли республикалар бетеп, милли мәктәпләр шул якшәмбе мәктәпләре кысасында калуга өйрәтә башлау, минемчә. Урысча әйткәндә “пилотная программа” дип исәплим”.

Айрат Гыйниятуллин, Татар иҗтимагый үзәгенең могтәбәр президенты:

“Башкортстанда 34% татар балалары гына үз телләрендә белем ала. Без упкынның читендә торабыз. Тел бетә икән - милләт бетә дигән сүз.”

* * * *

Ахырда милли хәрәкәттә йөрүчеләр үз көчләре белән зур булмаган концерт һәм чәй табыны оештырды.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG