Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәләтләрен тырышлык белән үстергән татар яшьләре


(с) Резедә, Рәдиф белән Рүзәл һәм Гүзәлем
(с) Резедә, Рәдиф белән Рүзәл һәм Гүзәлем

"Сәләтне үстермәсәгез ул югала, үзеннән-үзе берни булмый", ди биюче, яшь башкаручы Резедә Ганиуллина. Әлеге фикерне Axelle төркеме егетләре һәм яшь башкаручы Гүзәлем дә хуплады. Алар барысыда Татарстан районнарыннан килеп 2012 елда меңнәрчә яшьләрне үзләренә карата алды.

Axelle төркеме егетләре Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевләрне без 2011 елда “Кыстыбый” көлке дуэты буларак таныштырган идек. 2012 елда алар татарча рэп укуны дәвам итеп, милли-дини яшьләр чараларын һәм татар дискәтүкләрен алып баручылар буларак ныгыдылар. "Вконтакте" челтәрендә Рәдифнең генә дуслары дистә меңнәр белән исәпләнелә. Узган елдагы кебек быел да, яшьләр чаралары афишаларында Axelle төркеме егетләрен күрергә була. "Күңел ачу чараларында еш катнашуга карамастан, алга таба да милли рухтагы шигырьләрне көйгә салып укыячакбыз", дип сүз бирде Әхмәдиевләр.
Рәдиф һәм Рүзәл (Axelle)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:33 0:00

21 яшьлек башкаручы Гүзәлем (Гүзәл Шиһапова) Әлмәт шәһәрендә яши, Казанда татар яшьләренең күңел ачу чараларында еш чыгыш ясый. 2013 елда Казанга күчәргә тели. Аның тәхәллүсе күпләрдә елмаю уяткан, узган елның соңгы өч аенда ул барлык татар дискәтүкләрендә чыгыш ясап, чит төбәктә яшәүче яңа буын татарлары алдында да җырларга өлгергән. "Безне әни татарча тәрбияләде, гомеремдә "мама"дип бер ялгыш әйткән идем, әни башка әйтмәслек итте", ди Гүзәлем.
Яшь башкаручы Гүзәлем
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

"Авыл кызлары да тырышсалар, максат куйсалар, зур уңышларга ирешә алалар", ди "Кызган таба"ның чираттагы кунагы, 25 яшьлек Резедә Ганиуллина. Ул биюче - Салма, яшь башкаручы - Сәрвиназ. Алар биш бертуган кыз үсәләр һәм бөтенесе дә татар җырларын башкаралар. Әнисе Зөлфия кызларны берүзе үстерә, шуңа да Резедә яшьли үз көнен үзе күрергә тырыша, биергә өйрәнә, җырлый башлый. Беренче клибын "Әни күңеле" җырына төшергән. "Сәләтне үстермәсәгез, ул югала, үзеннән-үзе берни булмый. Көн дә күнегүләр эшләргә, үз көчеңә ышанырга кирәк", ди биюче, яшь башкаручы Резедә Ганиуллина.
Яшь биюче, башкаручы Резедә Ганиуллина
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:07 0:00
XS
SM
MD
LG