Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос" бәйгесендә җиңгән татар кызлары журналистлар белән очрашты


"Голос" бәйгесендә җиңгән татар кызлары журналистлар белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина “Татар-информ” агентлыгында

Сишәмбедә “Голос” проекты җиңүчеләре Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина “Татар-информ” агентлыгында журналистлар белән очрашты.

Русиядә популярлык казанган татар кызларына сораулар явы туктамады. Бер сәгать сөйләшү дәвамында кызлар үзләренең кичерешләре һәм фикерләре турында әйтеп киттеләр. Матбугат очрашуына җирле журналистлар гына түгел, башка шәһәрләрдән килгәннәр иде, шуңа күрә күп өлеше урыс телендә барды.

Исегезгә төшерәбез: Беренче канал проектында барган “Голос” проекты финалына ике татар кызы эләкте. Эләгеп кенә калмадылар, ә беренче ике урынны алдылар. Тапшыруның җиңүчесе Динә Гарипова “Universal Music” килешүе белән бүләкләнде.

Проект тәмамлангач, кызлар шундук туган якларына кайтты. Динә дә, Эльмира да Яңа ел бәйрәмен гаиләдә каршылаганнар. Татарстан җиренә аяк басуга ук алар “Татарстанның атказанган артисты” исеменә ия булдылар. Бу дәрәҗәле исем президент Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә бирелгән.

Динә Гарипова "Голос" бәйгесендә
Динә Гарипова "Голос" бәйгесендә
Яшел Үзән кызы Динә Гарипова бөтен шәһәрне борчылырга мәҗбүр иткән. Җырчы сүзләренчә, бәйгенең финал өлеше көнне кала урамнарында тып-тыныч булган, чөнки бөтен шәһәр халкы Динәнең чыгышын күзәткән. Бу хакта ул дусларыннан ишеткән.

Гарипова, Татарстаннан шул кадәр күп кеше катнашканы көтелмәгән хәл булды, ди. Икенче сезонда республикадан тагын да күбрәк кеше булыр дигән теләктә кала ул. Татарларның сәләтле милләт икәнен дә инкарь итми.

“Голос” җиңүчесе “йолдыз” сүзенә дә үз мөнәсәбәтен белдерде.

“Миңа “йолдыз” сүзе бик үк аңлашылып бетми. Артист булу күбрәк ләззәт бирә. Ләкин “артист” булыр өчен күп вакыт кирәк, әлегә бу сукмакка бастым гына”, ди Гарипова.

Җырчыларның киләчәк карьерасы турында да сүз әйтелде. Динә Гарипова бәйгедә татарча җырламаса да, милли моңнарга мөкиббән икән. Җыентык чыгара калса, анда, һичшиксез, татар җырлары да булачак. Гарипова туган телен бик моңлы һәм музыкаль дип саный.

Эльмира Кәлимуллина исә, күптәннән иске татар җырларыннан торган җыентык чыгарырга хыяллана икән.

Эльмира Кәлимуллина "Голос" бәйгесендә
Эльмира Кәлимуллина "Голос" бәйгесендә
“Кечкенәдән үк ата-бабаларыбыз җырлаган көйләрдән торган альбом турында хыялланам. Тумыштан салынган моңны башкаларга да ишеттерәсе килә. Кешеләрне халык җырлары белән кызыксындырасы килә, чөнки бүгенге татар шоу-бизнесында хәлләр бөтенләй яраксыз. Аны шоу-бизнес дип атарга да авыр. Эстрадада “моң” дигән төшенчә калмады. Шуңа күрә бу альбом белән янып-көеп йөрим”, ди Эльмира.

Гариповага бүләк итеп бирелгән Univeral Music килешүе турында әлегә яңа мәгълүмат юк. Гадәттә, килешү җиңүченең туган ягында имзалана икән. Ләкин кул куяр алдыннан юристлар белән киңәшләшү мәслихәт. Бу хакта Динә үзе белдерде. Ул Universal Music начар килешү тәкъдим итәр дип курыкмый, әмма барлык нечкәлекләрне тикшерергә кирәклеген әйтә.

Кәлимуллина португал телендә башкарылган җырга “Син сазыңны уйнадың” мотивларын керткәне турында сөйләде.

“Бу җырга халык моңнарын кертү идеясын Пелагея тәкъдим итте. Ул үзе дә халык моңнарын ярата, шуңа күрә бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Әмма озак сайлаганнан соң, “Син сазыңны уйнадың” җыры гармониясе белән туры килгәнен ачыкладык. Өстәвенә, бу җыр – минем иң яратканнарның берсе”, диде Эльмира.

Гарипова да финалда татарча җырларга теләгән, әмма аның остазы Александр Градский “иртәрәк әйтергә” иде дип җавап биргән. Динә “Кыр казлары” җырын бик ошата икән һәм рөхсәт иткән булсалар, шуны башкарыр идем диде.

Матбугат очрашуы азагында кызлар дуэт белән “В лесу родилась елочка” җырын башкардылар.
XS
SM
MD
LG