Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда оппозициядәге эшкуарга җинаять эше ачылды


Альберт Мөхәммәтьяров
Альберт Мөхәммәтьяров

Ел башлану белән билгеле медиамагнат Альберт Мөхәммәтьяровка җинаять эше ачылуы билгеле булды. Бу турыда Башкортстан прокуратурасы хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, Альберт Мөхәммәтьяров банкротлыкка төшерү юлы белән “Европа плюс Уфа” радиосын һәм Благовещен арматура чыгару заводын үзләштергән. Башкортстан прокуроры урынбасары Салават Кәримов сүзләренчә, банкротлыкка төшерүдә полиция хезмәткәрләренең дә ярдәме тигән булуы ихтимал. Әгәр болар тикшерелеп, мәхкәмәгә тапшырылса, Альберт Мөхәммәтьяровка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный.

Элегрәк тә хәбәр итүебезчә, Альберт Мөхәммәтьяров республика хакимиятенә оппозициядә тора. Аның кулында "Рен ТВ Уфа" телеканалы, берничә радиоканал һәм бәйсез гәзитләр. Ул узган ел “Русиянең халык идарәсе” исемле бөтенрусия фиркасе дә төзеде. Альберт Мөхәммәтьяров ярдәме белән соңгы елларда нәшер итүдән тукталган “Халык ихтыяры” гәзите дә чыгарыла башлаган иде.

Узган ел Альберт Мөхәммәтьяров татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашу уздырды. Анда ул гәзитне тарату өчен махсус төркемнәр оештырырга, районнар һәм авыллар буйлап басманы таратучылар финансланачагын ирештергән иде. Ул очрашуда Альберт Мөхәммәтьяров республика президенты Рөстәм Хәмитовның үзен конкурент һәм төп көндәше итеп санавын да ирештергән иде.

Рәсми булмаган чыганаклар җинаять эше ачылуны сәяси сәбәпләрдән дип аңлата.
XS
SM
MD
LG