Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:11

Лондон метросына 150 ел

150 ел элек Лондонда Пэддингтон һәм Фэррингдон тукталышлары арасында дөньядагы беренче метро сәфәре булган. Беренче айларда ук метрода көненә 26 мең кеше йөргән. Бүген Лондон метросында көненә 3,5 миллион кеше йөри. Хәзер анда 270 тукталыш бар. Сезнең игътибарга Лондон метросының төрле елларда төшерелгән фотоларын тәкъдим итәбез.
күбрәк күрсәт

Лондон үзәгендәге Биг-Бен манарасы янында метро кереше тамгасы.
1

Лондонның транспорт музеенда бер бала метро харитасы буйлап атлый.
2

Кайчан төшерелүе билгесез бу фотода эшчеләр Лондон урамында метроның яңа юлын казый.
3

1989 елда Лондон метросының Үзәк линиясендә эшчеләр Британ музее тукталышын төзи. Хәзер инде бу тукталыш эшләми.
4

Агач идәнле Стокуэлл тукталышы рәсеме.
5

Агач идәнле Стокуэлл тукталышы рәсеме.

Бейкер-стрит тукталышы рәсеме. Ничәнче елгы рәсем булуы билгесез.
6

Бейкер-стрит тукталышында 150 еллыкны бәйрәм итү алдыннан яңартылган пар машинасын сынау.
7

Куорн тукталышында элекке метро хатирәсе.
8

Метро сакчысы Эва Кавер үзенең сакчы киемендә (сул һәм уң фотолар).
9

1906 елда Пикадилли станциясе.
10

1906 елда Пикадилли станциясе.

Кесәдә йөртә торган 1933 елгы метро харитасы.
11

Төньяк линиянең Эдгуар станциясе фотосы. Ничәнче елгы булуы билгесез.
12

1938 елда Эктон-Таун тукталышы.
13

1938 елда Эктон-Таун тукталышы.

1938 елда Вагонның яңартылган эчке күренеше.
14

Икенче дөнья сугышында наци очкычлары бомбалаганда меңнәрчә лондонлы метрога сыенган. Бу фотодагы кешеләр Олдвич тукталышында. Бу тукталышта шулай ук тарих һәм сәнгать ядкәрләре дә бомбалаулардан сакланган.
15

Пикадилли циркы тукталышында халык агымы. Ничәнче ул булуы билгесез.
16

Бейкер-стрит тукталышы.
17

Бейкер-стрит тукталышы.

1969 елда Севен Систерс тукталышында билетларны автомат тикшерү капкалары.
18

1979 елда яңа линияне рәсми ачу тантанасында Чарльз шаһзадә (сулда) метро йөртүчесе буларак катнаша.
19

2001 елда Пикадилли линиясенең метро паркы.
20

дәвам

XS
SM
MD
LG